Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Районыбызның икенче үзәге – Норлаттан бәйрәм күзәтүе

Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, бәйрәм иттек әле көн буе.

Ниһаять, күңелләрне җилкендергән Сабан туе да килеп җитте һәм ел да милли бәйрәмебезне зарыгып көтеп алабыз. Күптән күрешмәгән дуслар, сабакташлар, авылдашлар белән очрашу бәйрәме дә бит ул.
Атна буе салкын торган көннәрдән соң, Сабантуйга диеп махсус җылытты диярсең, яңгыр явып, халыкны куркытмады. Кояшлы, җиләс, искиткеч матур көн иде. Норлат Сабан туенда быел ат чабышы үткәрелмәде. Әле дә ярый бәйрәмгә ямь өстәр өчен Акъегет авылыннан Илһам Вәлиуллин «Цыганка» кушаматлы бизәлгән аты белән килгән иде. Балаларны утыртып, шатландырганы өчен Илһам абыйга газета аша рәхмәтләребез барып ирешсен әле. Гомумән, балалар өчен батутлар, күпертелгән тау лар көн буе эшләде, әти-әнинең кесәсе чыдасын гына.
Норлат Сабан туена Илгиз хәзрәт Хәйруллин догалар укып, хәер фатихасын биргәннән соң, Мулла Иленең «Яшьлек» төркеме кызлары-егетләре дәртле биюләре белән бәйрәмне ачып җибәрде. Күз явын алырлык костюм нардан, мәйданның бизәге булган яшьләргә, җитәкчеләре Рәзинә Сәйфетдиновага афәрин дип кенә әйтәсе килә, үзебезнең халык биюләренә ни җитә соң?! Яшьләрдән соң мәйданга матур җырлары белән Норлатның талантлы коллективы – «Яшь йөрәкләр» ансамб ле чыкты. Берсеннән-берсе чибәр апаларга, затлы костюм кигән ханымнарга сокланмаган кеше булмагандыр. Чынлап та, йөрәкләре белән алар унсигездә, җитәкчеләре Ләлә Хаҗиповага рәхмәттән башка сүз юк. Гел шулай гөрләп, бүгенгедәй тормышны яратып яшәгез!
Алып баручы Шәүкәт Миңнуллинга тиңнәр юклыгын без инде күптән аңладык. Ничә ел тәнәфестән соң, ниһаять, мәйданны быел да көр тавышы белән яңгыратып, эчләр катканчы көлдереп, гөрләтеп торды. Гомумән, Норлат, күрше-тирә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар сәхнәне буш тотмады һәм теләге булган һәркем үз сәләтен күрсәтә алды.
Норлатлыларны һәм кайткан кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән аның урынбасары Николай Бызин котлады. Актив, тырыш авыл халкына, 50 ел бергә гомер иткән күркәм парларга район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Менә шулай, җитәкчеләр тарафыннан мәйданда күпме халык алдында хезмәтләрен күреп, бәяләүләре, зурлау лары, минемчә, бик матур күренеш.
Рәсми ачылыштан соң, старт уеннарга бирелде. Быел мотоблок белән ярышта өч кеше катнашты, шулай ук йөгерергә теләүчеләр дә үз көчен сынап карады. Уеннарда берүкләр катнашты дисәм дә була, әле дә ярый шундый битараф булмаган, тынгысыз кешеләр бар, аеруча яшьләр актив. Үзем кашыкка йомырка куеп йөгердем. Шуннан да күңелем булды. Колгага менүчеләргә карап, күзне шул яктан алмадык. Бертуган Муравьевлар килгәнче, күпләр үзен сынады. Һәрвакыттагыча, кызлардан Алия Шәриповага тиңнәр булмады, 1 минут 20 секундта үрмәләп менеп тә җитте. Күгештән килгән кызыбызның батыр лыгына гаҗәпләнми мөмкин түгел, монда безнең карап кына торганда да йөрәк табан астына төште. Озак та үтмәде Александр Муравьев 19 секундта, «эх» дигәнче колгага үрмәләп, әтәчне үзе белән алып та китте. Гер күтәрүдә ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да сынатмады. Күңел өчен генә дип, берне генә күтәрергә чыгучылар да булды. Әмма Күгәйдән килгән Тәнзилә апа Ихсанованы уздыручылар табылмады, ул 16 килолы герне 30 тапкыр һавага чөйде.
Арба тартып йөрү, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чиләк-көянтә белән су ташу, капчык белән сугышу һәм башка уеннарны карап, Шәүкәтнең оста итеп алып баруын тыңлап, көрәш җиткәнен сизми дә калдык. Быел ул 14 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бил алышудан башланды. Алдан язылып та, вакыты җиткәч, мәйданга чыкмау чылар бар иде. Шуңа да иң көтеп алынган милли көрәш халыкны ялыктырып, алҗытмады. Ахыргы секундка кадәр мәйдан халык белән тулы торды, һәркемнең баш батырның кем булуын беләсе килде. Шулай итеп, 14-17 яшьлек яшүсмерләр арасында I урынны Урысбага авылыннан Сәид Хәйруллин, II урынны Тау Иленнән Ильяс Нуруллин, III урынны Мулла Иленнән Илназ Гыйззәтуллин яулады. Өлкәннәр арасында баш батыр исеменә Яшел Үзәннән Айдар Әхмәтов лаек булды, II урынны Мамадыш-Әкилдән – Фоат Вилданов, III урынны Мулла Иленнән Булат Ганиев алды. Аларның һәммәсенә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң сөенечлесе шул: асыл, көчле, милли көрәшебезне яраткан егетләребезнең барысы да безнең районыбыз батырлары. Барчагызны да котлыйбыз!
Җырларда: «Тормыш – көрәш, без көрәшеп бил алышабыз, яшәү дигән киң мәйданда – гел ярышта без» дип юкка гына җырламыйлар. Язмыш җилләренә бирешмичә яшәргә, киләсе Сабан туенда исәнлектә күрешүләр насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев