Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Районыбызның Бәчек авылында тау ягында яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды

«Бу китап безнең өчен хәзинә»

Узган ялда районыбызның Бәчек авылында тау ягында яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды. Биредә якташларыбызга Минһаҗетдин Җәбәлинең «Тәварихы Болгарийә вә татарийә» басмасы тәкъдир ителде. Хәтерләсәгез, әлеге китапның дөнья күрүе, авторы турында мәгълүматны газетабызда язып чыккан идек (№34, 1 сентябрь).

Сәйфулла улы Минһаҗетдин чыгышы белән Мамадыш-Әкил муллалары токымыннан, Бәчектә әтисеннән соң муллалык иткән. Быел аның тууына 185 ел һәм шул уңайдан, әлегә кадәр билгеле булмаган, әмма Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйрилар белән бер бөеклеккә куярлык укымышлы якташыбыз рухына корбан чалып, Бәчек мәчетендә күркәм мәҗлес оештырырга булганнар. Кунак итеп районыбызның һәр авыл мулласы чакырылган, Яшел Үзәннең имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, кулъязманың китап булып басылуында зур эш башкарган ТР Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, Милли китапханәнең гигиена һәм документлар реставрацияләү бүлеге җитәкчесе Сәяр Хәйдәров кайткан иде.

– Мондый очрашуны үткәрү теләге күптән күңелдә йөрде инде. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк, дигән гыйбарә бар бит. Үзебезнең Бәчек авылы, тарихы турында беркайда да язылмаганмы икәнни дигән уйлар борчыды. Каюм Насыйри язмаларында да күңел булырлык мәгълүмат юк авылыбыз турында. Берничә җөмлә генә аңарда да. Каян гына эзләп табып була икән, дигән нәрсә бар иде ул. Аллаһның рәхмәте белән, кыш көне якташыбыз, Казанда яшәүче Олы Ачасыр кызы Рәмзия апа Әбзалина шалтыратты. Ул, безнең авылда мулла булып торган Минһаҗетдин хәзрәтнең кулъязмалары табылуын хәбәр итте. Андый кешенең булуын зиратыбыздагы кабер ташлары аша белә идем. Чаңгы белән барып, аларны фотога төшереп, әйе, бар бездә андый кеше, дип, Рәмзия апага юлладым. Ул, кулъязмалар арасында сезнең авыл тарихы турында да шактый гына мәгълүмат бар, диде. Башта ышанмый да тордым инде, аннары бик шатландым мондый хәбәргә, – дип уртаклаша Бәчек имамы, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

– Миһаҗетдин Җәбәлинең кулъязмасын безгә аңлаешлы итеп эшкәртеп, аның өстендә эшләп, китап дәрәҗәсенә җиткергән өчен Раиф Мәрдәновка һәм бу хезмәткә өлеш кертүчеләргә рәхмәт. Басма бәчеклеләр өчен генә түгел, гомумән татар халкы өчен бик зур тарихи әһәмияткә ия бит. Безнең авылда кайчандыр шундый гыйлемле мулла яшәвенә горурланып, хисләр ташыды, күзләргә яшьләр килде, хәтта. Безнең өчен бик зур хәзинә инде бу китап.Хәзер шундагы мәгълүматларга таянып, үзебезнең авыл тарихын барлыйсы, тулыландырасы иде. Әлеге мәҗлескә килүче якташларга, гаилә кыйммәтләре, тәрбия турында бик үтемле вәгазь сөйләгән Гәбделхәмит хәзрәткә, Милли китапханә хезмәткәрләренә, табын әзерләүдә катнашкан хатын-кызларыбызга чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Әйтәм бит, Минһаҗетдин Җәбәли кулъязмасының дөнья күрүе, бер яктан, мог­җиза инде, безнең дөнья бәясенә торырлык тагын бер мәгърифәтче, гыйлемле якташыбыз бар икән бит!

Әйе, Хәйдәр Сибгатуллин белән килешми мөмкин түгел. Укымышлылыгы ягыннан Каюм Насыйрилар белән тиңдәш булырлык тагын бер якташыбыз барлыгы ачыкланды. Бу мәкаләне язарга утыргач, сылтама буенча Милли китапханәгә кереп, китапның электрон вариантын өстән-өстән генә карап чыктым һәм андагы, әлегәчә башка чыганакларда очрамаган яңалыклы мәгълүматларның күплеген күреп, шаккаттым һәм һичшиксез әлеге китапны кулга тотып укып чыгарга кирәк, дигән фикергә килдем.

Искиткеч кызыклы!

Хәзерге замандагы кебек интернет, тиз генә чит илләр-чит җирләргә барып кайту һәм башка мөмкинлекләр бөтенләй булмаган заманда шуның кадәр күп тарихи мәгълүматлы, гыйлемле кеше булу өчен никадәр укырга, күпме белдекле затлар белән аралашырга кирәк булды икән? Искитәрлек! Анда бөтен татар-төрки халык тарихы, бик күп атамаларның килеп чыгышы һ.б., һ.б. язылган.

Мәкалә Бәчектә Хәйдәр Сибгатуллин инициативасы белән уздырылган фәнни-конференция дәрәҗәсендәге чара турында булганлыктан, китаптан авылга кагылышлы өзек китерәм.


Анда түбәндәге юллар бар: «Минһаҗетдин Җәбәли үзе гомер кичергән Тау ягындагы Бәчек һәм кайбер башка авылларның нигезләнү тарихлары турында да фикерләр теркәп калдырган. Үзе имам булып торган Бәчек авылы зиратындагы борынгы ташъязма истәлеккә бәйләп, ул авылның нигезләнүе турында да кыскача мәгълүмат теркәгән. Әлмән, Кармыш, Бәчек – өчесе дә ханның биләреннән булганнар һәм шул ук исемнәрдәге авылларны нигезләгәннәр дип язып калдырган. Бәчекне нигезләгән Бичек би, Күз би, Мулла бабай, Дүскә бабай башта «Иске йорт»та – тау башындагы имәнлек урманында урнашканнар дип язган. Бәчек авылы атамасын ул, авылны нигезләгән кеше Болгар ханының якын күргән биләреннән берсе булып, ханның «Бичегем» дип әйтүеннән килеп чыккан, дип аңлаткан. Шул ук авылның зиратындагы кабер ташына Бәчүкә исеме уелган дип тә язган һәм аны «безнең Бәчек бинең ташы» дип атаган. Бу авылның тарихы турында Каюм Насыйри язганнар бераз башкачарак.
Минһаҗетдин Сәйфулла улы язган хезмәтнең теле үз чорына – ХIХ гасыр өчен – хас булган фәнни китаби өслүбтә.


Тексты урыны белән катлаулы – гарәп сүзләре аеруча күп кулланылган, берникадәр госманлы төрекчәрәк (бусына үзе кулланган төрек телендәге китаплар тәэсире дә булгандыр), кайчакта исә гади татар телендә бәян ителгән. Үзенең дә төрле телләрне (татар, чуваш, гарәп, фарсы, госманлы төрек, рус һәм, ихтимал, башкаларны да) белгәнлеге, язма теленең 34 фикерне белдерү-аңлату, дәлилләү һәм раслау хасиятләренә ия булганлыгы аңлашыла.

Тирән белемле Минһаҗетдин Җәбәли, дин әһеле буларак, дөнья яратылышын һәм тарихи үсешне, шул исәптән, төрки-татарлар тарихының борынгы дәверен төрки-татар һәм мөселман галимнәренең дини һәм фәнни әсәрләренә нигезләнеп тасвирлаган.
Бу шәхеснең тормыш юлы һәм гыйльми мирасы киләчәктә галимнәр (тарихчылар, тел белгечләре) һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан җентекләп тикшерүгә лаек. Үзе дә мәдрәсәдә белем алган һәм укыту эше белән шөгыльләнгән кеше буларак, татарларда уку тәртибе турында ул язып калдырган мәгълүмат мәгариф һәм педагогика тарихыбыз өчен – шулай ук кыйммәтле ядкяр. Гомумән, халкыбызның тарихи карашларын, ХIХ гасырда татарларда тарих фәненең үсешен өйрәнү дәвамында Минһаҗетдин Җәбәли хезмәте, гәрчә китап рәвешендә басылмыйча калган булса да, һичшиксез, тикшерелергә һәм гыйльми бәясен алыр­га тиеш. Бәчек авылына, Яшел Үзән төбәгенә һәм республикабызның Тау ягына бәйле замандашларыбыз үткәндәге тарихта Минһаҗетдин Җәбәли исемле якташлары булганлыгы белән горурланырга хаклы дип саныйбыз».

Инде ахырда, кызыксынган кешеләргә китап­лар Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллинда бар, дип, йомгаклыйсы гына калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев