Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Районга су басу куркынычы яныймы?

Язны ел да борчылып каршы алабыз, бигрәктә елга-күл буйларында яшәүчеләрнең күңеле тыныч түгел.

Быелгы кыш аеруча карлы булды. Тау- тау булып өелгән кар ничек эреп бетәр дип аптыраган идек тә, язгы җылы көннәр үзенекен итте. Су басу куркынычы яныймы, районда хәлләр ничегрәк соң? 

Шушы һәм башка сораулар белән авыл җирлеге башлыкларына һәм халык ка мөрәҗәгать иттек.

Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара СЕМАХИНА:

– Безнең җирлектә Рус Әҗәле белән Татар Наратлысы авылына су басу
куркыныч яный иде. Кыш карлы килде, язны хафаланып кына каршы ал дык. Гөбенә елгасы узган ел 4.80 метрга күтәрелсә, быел иң күбе 5 метр булды. Шулай да авылларга су килмәде. Кар тиз эри һәм сеңеп бара. Бүген суның күтәрелеше 3.70 метр тәшкил итә. 

Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис МИРХӘТУЛЛИН:

– Татар Танае авылының озак еллар су басудан интегүен яхшы беләсез. Сусаклагыч дамба кирәклеге турындагы гозерләр халык җыеннарында да бик еш күтәрелде. Ниһа ять, бәхет елмайды, 2023 елда дамба төзелде. Әлеге программага керергә район башлыгы Михаил Афанасьев зур ярдәм күрсәтте, авыл халкы исеменән аңа бик зур рәхмәт. Ел да хуҗалыкларның, бакчаларның су астында калуын күреп йөрәк әрни иде, быел дамбаның артягына чыгып, суның килгәнен генә карап торабыз.

Рәшит ГАБДЕРӘХИМОВ, Татар Танае:

– Су басу бәласен башына төшкән кеше генә аңлыйдыр ул. Күпме зыян
салды бит инде язгы ташу безгә, әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел. Аллаһның рәхмәте белән сүзебезне ишетеп, ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Быел бакчага да су килмәде, умарта ояларын да күтәрмәдек. Шушы зур эшне башкарып чыккан ра йон
җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына рәхмәттән башка сүз юк. Хә-
зер язны куркып түгел, ә сөенеп каршы алабыз.

Гүзәл МИНҺАҖЕВА, Кече Шырдан:

– Быел кыр һәм урман сулары авылга шуның кадәр күп булып, шаулап килеп керде ки, аскы урамда яшәүчеләрнең бакчаларына зыян салды. Уңдырышлы туфракны юып кына төшерде. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Быел кар күплек үзенкен итте күрәсең. 

Урамда яз, кошлар сайрый, кояшы да яктырак елмая, һавасы да сулап туймаслык. Тыныч, имин, бәрәкәтле җәйләр генә килсен иде. Теләк бары шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев