Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Раифада хоккей буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды

Кичә Раифа монастыре диварлары янында Халыклар дуслыгы һәм спорт бәйрәме узды.

Бу Татарстан тарихында беренче хоккей турнирбулды, анда төрле конфессия вәкилләре уйнады.

Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов һәм башкалар катнашты. Аларны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды.

Ярышларга старт республика башкаласында бирелде. Аннан Раифа күлендә финал уеннары узды. Салкын көн булуга карамастан, бозда кызу булды. Чемпионнар Кубогы өчен иң яхшы командалар көрәште. Нәтиҗәдә, өченче урынны "Фемида"командасы яулады. Ә чемпионнар исеме өчен Казанның руханилар храмы каршындагы Казан югары танк команда училищесы «Т-26» һәм «Добрыня» командалары көч сынашты. Ул көндәшләрен җиңде дә инде. Йомгаклау счеты 5:3.

Турнирда катнашучылар медальләр, кубоклар, бүләкләр һәм бик күп эмоцияләр алып кайтты. Хәер, мәйдан хуҗалары өчен дә күңелле сюрприз әзерләнгән иде. "Ак Барс" хоккей клубы партнерлары - Киров «Хоккей Рус» компаниясе белән берлектә Раифа монастыреның яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр өчен хоккей киемнәренең 28 тулы комплектын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев