Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Полицейский Кыш Бабай Васильево гаиләләрендә булды

Яңа ел алдыннан нинди генә могҗизалар булмый бит ул! Менә Васильево полицейскийлары да, җирле балаларны бәхетле итү өчен, тылсымчылар булырга карар кылган.

Кыш Бабай ролендә - "Васильево" полициясенең участок уполномоченные Владислав Калмыков, аның оныгы Кар кызы - ПДН хезмәткәре Татьяна Крайнова. Костюмнарда, тиешенчә, погоннар да бар һәм башкача була да алмый, әкият геройлары бит үзенчәлекле, закон һәм тәртип саклаучылар.

- Васильевода "Полицейский Кыш бабай" акциясе ел саен уза. Без, нигездә, профилактик исәпкә алынган гаиләләргә йөрибез. Бу үзенчәлекле рейд, әмма бүген котлаулар һәм бүләкләр генә өләшәбез, - дип сөйли Владислав Сергеевич.

Балалар әкият кунакларына чын күңелдән шатланды, шигырьләр сөйләде һәм бүләкләрне кызыксынып карады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яңа ел бүләкләрен иганәчеләре - ЛДПР сәяси партиясенең җирле депутатлары - Руслан Назаров һәм Роман Андреев иде.
Бу хакта Регин Чибриков хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

53

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев