Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Подписка лидеры» номинациясендә җиңүче - Люция Садыйкова

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе подписка чорында иң актив почтальоннар арасында бәйге игълан иткән иде һәм кампания нәтиҗәләре буенча өч җиңүче ачыкланды, без аларны газетабыз битләрендә бастырдык.

Һәм менә, Акъегет авыл җирлеге почтальоны, «Подписка лидеры» номинациясендә – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык күрсәткән өчен икенче урынга лаек булган Люция Садыйковага күчтәнәчле конверт кайтып иреште.

Тырышлыгың, эшеңне яратып, кешеләр белән уртак тел табып эшләвең өчен рәхмәт Люция ханым! Алдагы подписка кампанияләрендә дә шулай уңышларга ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев