Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Пандемия берләштерде һәм яңача эшләргә өйрәтте

Зур һәм истәлекле даталарга бай булган 2020 ел узып та китте.

Үзенең таҗлы инфекциясе белән бар галәмне шөбһәләндереп плен алган Тычкан елы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллык юбилейлары белән истә калыр.

Узган ел мәдәният хезмәткәрләренә яңача эш алымнары алып килде. Үзизоляция вакытында мәдәни чараларны инстаграмм битләрендә яктыртып бардык. Онлайн, офлайн чаралар үткәрдек.

Татарстаныбызның 100 еллык юбилеена Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар челтәренә караган түбәндәге мәдәният йорты хезмәткәрләре: Акъегеттән Фирдүс Нотфуллин һәм Рәшидә Борһанова, Бакырчыдан Миләүшә Сәлахиева, Күгештән Гөлнара Яруллина, Гөлшат Зәйнуллина, Татар Танаеннан Миләүшә Акмалова, Флера Замматова, Норлаттан Хөршидә Гайнуллина, Мулла Иленнән Рәзинә Сәйфетдинова, Олы Ачасырдан Фәния Зыятдинова, Тау Иленнән Гөлфинә Сәлахова, Түбән Урысбагадан Люция Садриева, Карашәмнән Миләүшә Зиннәтуллина, Кече Шырданнан Рамил Шакиров, Олы Шырданнан – мин, Наҗия Хәсәнова һәм музыкаль операторыбыз Ирек Нәхипов 30 августтан башлап 1 октябрьгә кадәр «100 еллык татарстаныбызга 100 җыр» исеме астында флешмоб-концертлар белән авылларда чыгышлар ясадык.

Бу концертның идеясе Норлат зонасындагы авылларда игълан ителгән «Авылым сандугачы» фестиваленең Норлат мәдәният йортында узган йомгаклау концертыннан соң туа.

Җитәкчебез Наил Һарунов белән киңәшләшкәннән соң, бик рәхәтләнеп эшкә тотындык. 30 августта – Олы Ачасырда, 1 сентябрь – Бакырчы, 5 сентябрь – Тау Иле һәм Бәчек, 8 сентябрь – Күгеш белән Акъегеттә, 18 сентябрь – Олы Шырданда, 23 сентябрь – Юынчы, 30 сентябрь – Мамадыш Әкил авылында һәм 1 октябрьда Норлатта концертларыбызны шаулаттык.

Һәр авылның җырга-моңга сусаган тамашачысы артистларыбызның челтерәп аккан тавышына кушылып җырлады, аяк үрә басып бик озак итеп кул чабып, алкышларга күмде.

Бәчек авылында концерт куйганда Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров белән очраштык. Татар теленең тәмен, асылын төбеннән белеп, халык ка армый-талмый хезмәт иткән бу олы шәхес белән рәхәтләнеп бер сәхнәдә эшләдек. Ике сәгатькә сузылган концерттан соң хезмәтебезгә олы бәя бирде: «Нәкъ безнең тау ягында гына шундый талантлар туа!» – диде.

Ә халык, чыннан да, үзизоляциядә яшәп, җыр-моңны бик сагынган иде. Күңелләренең иң нечкә кылларын тибрәтерлек шигырьләрне йотлыгып тыңладылар.
Урып-җыю вакытында да бик актив эшләдек. Күптән онытылган агитбригада чорларын искә төшереп, иркен басу-кырларда уңган комбайнчыларны, шоферларны, механизаторларны бүләкләү тантанасында катнашып, кош лар тавышына кушылып җырлар җыр ланды, матур шигырьләр укылды. Тимер атларны йөгәнләүче һәр механизатор эшләгәндә үзе көйләсә дә, мәдәният хезмәткәрләренең аларны зурлап, яннарына килеп концерт куюлары күңелләренә хуш килде, әлбәттә.

Агитбригада ул вакытта районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин, «ВЗП Заволжье»ның Көньяк зонасы җитәкчесе Ислам Закировлар белән берлектә кыр ларыбыз буйлап гөрләп барган урак өсте эше белән танышып йөрде. Чарада Норлат мәдәният йорты җитәкчесе Наил Һарунов, сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Тау Иле һәм Түбән Урысбага мәдәният йорты җитәкчеләре Гөлфинә Сәлахова белән Люция Садриева осталыкларын күрсәтте. Минемчә, пандемия игълан ителгәнне бирле без, мәдәният хезмәткәрләре берләштек, күбрәк һәм тырышыбрак эшли башладык кебек.

Әле менә «Яңа елга – яңа җыр лар» дигән флешмоб-концертларыбызны Олы Шырданнан башлап җибәрдек, 16 гыйнварда Урысбагада, чиртта Мулла Иле. Безнең җырлы – моңлы кичәләребезгә рәхим итегез, кадерле якташлар! Хәзерге гади булмаган вакытларда кәеф төшенкелегенә бирелмик, ничек булса да көчле булып калыйк, татар халкы һәрвакытта да күңел халәтен моңга салган. Үзебезнең хезмәтебез белән йөрәкләрегезгә ял, киләсе көннәребезгә ышаныч бирербез дип, ышанабыз.

Наҗия Хәсәнова, Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев