Осиновога – мәктәп, Васильево хастаханәсенә ремонт кирәк. Яшел үзәнлеләр гозерен премьер-министр тыңлады
Мәдәни үсеш үзәгендә Зеленодольск район һәм шәһәренең уртак сессиясе узды. Аның эшендә ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ФОТОРЕПОРТАЖ
МХО башланган көн
Хисап сессиясе нәкъ 3 ел элек махсус хәрби операция башланган көн белән туры килде. Иртән Яшел Үзәннән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән тагын 12 ир-егет илебезне якларга китте, ә сессия тәмамлангач, ефрейтор Петр Карсаков һәм рядовой Альберт Романов «Батырлык ордены», ә ефрейтор Рәнис Әхмәтҗанов «Жуков медале» белән бүләкләнде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хакимият МХО катнашучылары белән турыдан-туры элемтәдә тора, аларга һәм гаиләләренә нинди ярдәм кирәклеген ачыклый. Моннан тыш, яшел үзәнлеләр даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя. Лисичанск һәм Рубежноега 200 тонна беренчел кирәк-ярак продуктлары һәм 100 млн сумнан артык башка товарлар җибәрелгән.
Бу көнне, шулай ук, ветераннар Әхәт Латыйповка һәм Николай Левагинга, тыл хезмәтчәне Анна Назаровага, блокададагы Ленинградта яшәгән Лиана Лукояновага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырдылар.
Икътисад
Яшел Үзән районы республикадагы иң зур муниципаль берәмлекләр бишлегенә керә. Социаль-икътисади үсеш рейтингында район, элеккеге позицияләрен яхшыртып, 15нче урында. Аның икътисады 2024 ел нәтиҗәләре буенча 7%ка үсеш алган. Тулаем территориаль продукт күләме 94 млрд сум тәшкил иткән, үсеш 107%. Ваклап сату әйләнеше – 32 млрд сум. Инвестицияләр күләме якынча 21 млрд. Зур предприятиеләрдә – 57 мең кеше, кече эшмәкәрлектә, үзмәшгульләрне исәпкә алып, 25 мең кеше хезмәт куя.
Район икътисадында мөһим урынны алгарышлы үсеш территориясе резидентлары алып тора. Алар район керемнәренең өчтән бер өлешен тәшкил итә. 27 резидентта 13 мең эш урыны булдырылган.
– Үсешнең икенче ноктасы – Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге. Узган ел биредә йөк порты, «СвияжскЗернопродукт» элеватор комплексы ачылды. Аның тирәсендә мини-шәһәр төзү планлаштырыла. Республика Рәисе Дәүләт торак фондына әлеге территориядә торак төзелеше башлау турында йөкләмә бирде. Моннан Идел аша яңа күпер төзелергә мөмкин, ул логистика үзәген А295 Казан – Йошкар-Ола трассасы чишелеше белән тоташтырачак. Бу Әйшә авыл җирлегенең генераль план проектына кертелгән. Юл Атлашкино, Кызыл Яр торак пунктлары яныннан һәм Романов күпереннән түбәнрәк узачак. Бу Яшел Үзәнгә керү юлында барлыкка килгән бөкеләрне бушатырга мөмкинлек бирәчәк, – дип хәбәр итте Михаил Афанасьев.
Уртача айлык хезмәт хакының үсеше 122% тәшкил иткән һәм бүген бу 65 мең сум.
– Уртача санга карамастан, кызганыч, кече эшмәкәрлек вәкилләре арасында бүген дә хезмәт хакын конвертта бирүчеләр бар. Башкарма комитетка салым инспекциясе белгечләре, прокуратура белән берлектә түбән хезмәт хакы түләүче предприятиеләрдә баланс комиссияләре үткәрүне йөклим, – диде муниципалитет башлыгы хисап сессиясендә.
Берничә «авырткан урын»
Башлык үз чыгышында районның берничә «авырткан» урынын билгеләде.
– Васильево хастаханәсе стационарында капиталь ремонт 6 ел дәвам итә. Ел саен бер каттан артыграгын гына яңарта алабыз. Шуның белән табибларны да, пациентларны да җәфалыйбыз. Быел 85 млн сум бүлеп бирелде, әмма бу гына аз. Алексей Валерьевич, сездән капиталь төзекләндерүне төгәлләүне 2026 ел программасына кертүегезне сорар идек, – дип мөрәҗәгать итте Михаил Афанасьев.
Осиновода Карпов исемендәге лицей төзелеше темасына да кагылдылар. 3нче сыйныфта гына да берьюлы 11 параллель! Мәктәп көтүләренә 3 ел. Проекты бар һәм ул экспертиза узган.
– Ишеттем, ярдәм итәргә тырышырмын, – дип җавап бирде премьер-министр яшел үзәнлеләрнең үтенечләренә. – Осиново буенча сорау бер генә тапкыр бирелмәде. Киңрәк карасаң, резервлар табарга була. Юл аша үткән объектларның үсеш перспективаларын карарга кирәк, – дип йөкләде ул мәгариф министрлыгына.
Язманы тулаем газетабызның №8 (28 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев