Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиновода Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары уза

Осиново җирлегенең "Радужный" микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсин Мидхәт Фазыл улының мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар.

Мөхтәрәм кунаклар арасында фронтовикның кызы, җирлек башлыгы Альберт Сәлимов та бар иде.

Якынлашып килүче 9 Май хөрмәтенә "Җиңү салюты" дигән бәйрәм чарасы үткәрелде: тематик сәнгать күргәзмәсе, балалар аттракционнары, җырлар һәм биюләр, шулай ук барлык теләүчеләр өчен - кыр кухнясы ризыклары.
Бәйрәмне "Жилсервис" идарәче компаниясе,аның директоры Алмаз Нуретдинов оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев