Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиново һәм Васильево бистәләре шәһәр статусын алырга мөмкин

Хисап сессиясендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев район тормышында зур бистәләр аерым урын алып торуын билгеләп үтте, дип хәбәр иттеләр муниципалитет матбугат хезмәтендә.

Аның сүзләренчә, аларның кайберләре шәһәр статусын алырга мөмкин: «Васильево һәм Осиново бистәләре - бүген республиканың аерым муниципаль районнарына караганда күбрәк кеше яши торган торак пунктлар. Киләчәктә аларның шәһәр статусына ия булуы бар".

Шулай ук, ул республика президентыннан ярдәм алынуын искәртте: «Рөстәм Нургалиевич Васильево бистәсенең социаль-икътисади үсешенең махсус программасын эшләргә күрсәтмә бирде. Ул әзер. Имза куюны һәм гамәлгә ашыруга страт биргәнне көтә".
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев