Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиново күп функцияле поликлиникасы ачылуга әзерләнә

Җиһазларның тулы комплекты, шул исәптән заманча компьютер томографы һәм рентген аппараты кайтарылган.

Җиһазлар урнаштыру һәм медицина учреждениесен куллануга тапшыру буенча соңгы эшләр бара.

Осиново авылындагы поликлиника сәламәтлек саклау милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Монда олылар һәм балалар бүлекләре барлыкка киләчәк. Кабул итүне 8 терапия һәм 6 педиатрия кабинеты, шулай ук тар белгечләр кабинетлары алып барачак дип исәпләнгән.

Поликлиника 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Янәшәдә җәмәгать транспорты тукталышы каралган. Ачылу агымдагы ай ахырына планлаштырылган.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев