Осиново авылында күппрофильле поликлиника төзелеше дәвам итә.
Объект "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Поликлиника бинасы әзер - тәрәзәләр, ишекләр куелган, керү урыннары әзер диярлек. Фасадын эшләү төгәлләнә. Бина эчендә стеналар штукатурланган, идәннәр түшәлгән. Инженерлык коммуникацияләре сузылган - электр, су бар, вентиляция системасы эшли. Барысы да җылылык җибәрүгә әзер, тик эчке эшләр дәвам итәчәк әле.
Территорияне төзекләндерү эшләре дә дәвам итә: юлларга, автостоянкаларга асфальт җәелгән, балалар мәйданчыгы элементлары, эскәмияләр куелган, агачлар утыртылган, чүп-чар җыю өчен контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган. Махсус машиналарны - ашыгыч һәм санитария машиналарын кую өчен урын тулысынча әзер.
Объектның гомуми бәясе - 675 млн сум тирәсе.
Бинаның мәйданы 4500 кв.м тәшкил итәчәк. Поликлиника өлкәннәр һәм балаларга хезмәт күрсәтәчәк. Эшләрне төгәлләүнең план срогы - 2023 елның 1 кварталы.
Нет комментариев