Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Онытылмас мизгелләр!

Бу уку елында миңа бәхет елмайды. VII Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган «Глаголица» конкурсында мин дә катнаштым. Шул меңләгән кеше арасыннан финалга үттем.

Озак та көтми, «Дуслык» лагеренә чакыру билеты алдым. Шатлыгым чиктән ашты!
«Юл кешесе юлда булырга тиеш» дигән мәкальне күңелем аша уздырып, юлга чыгарга әзерләнә башладым. Үзенә күрә хыялларым да кү ңел ишеген «кага» башлады. Андый вакытта күзгә йокы да керми, таң атканын өзелеп көттем. Әтием белән юлга чыгып киттек. Эх, нинди күңелле мизгелләр!
Иң беренче көнне үк безгә экскурсияләр оештырдылар. Казан Кремленә, Кол Шәриф мәчетенә, Спас, Сөембикә манарасына карап хозурландык.

Ә менә икенче көнне тагын да кызыграк иде. Төрле язучылар, шагыйрьләр белән «җанлы» сөйләшү булды. Сөй ләм телләре дә ниндидер тәэсирле тоелды. Аларны һаман тыңлыйсы да, тыңлыйсы килә. Шулар арасында Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин кебек танылган язучылар, шагыйрьләр бар иде. Алар безнең хикәяләрне, шигырьләрне тыңлады, киңәшләрен бирде, мактады. Минем «Ипи кадере» хикәясен «Сабантуй» газетасына бирергә тәкъдим иттеләр.

Өченче көн шулай ук, истәлекле булды. Нинди генә мастер-класслар күрсәтмәделәр: «Каллиграфия», «Робототехника», «Иң яхшы блогер», «Картина иҗат итү». Монда һәр укучы яңалык алып килергә тиеш иде. Мәскәү кунагы «Иң яхшы блогерларны» мактап узды һәм алга таба да үсәргә көч-дәрт бирде.

Дүртенче көнне Ф.Шаляпин, М.Горький музеена алып киттеләр. Монда XIX гасырдагы фортепьяноны күрү бәхетенә ирештек. Экскурсовод бик кызыклы яңалыклар әйтте. М.Горькийның җир астында ипи пешерү җайланмасы булган һәм ул ипи пешергән. Монысы да минем өчен зур яңалык. Киләсе тукталыш – Казан Федераль университеты. Мин монда да беренче тапкыр булдым. Студентлар белән очраштык. Китапларның, журналларның төп йорты – типография. Кешеләр монда армый-талмый кырмыскалар кебек эшли. Безгә бер китапны тегү алымын күрсәттеләр.

Бишенче көнне «Әкият» театрына юл тоттык. Шул көнне җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу конкурс миңа бик ошады. Ә иң мөһиме – үземә чын дуслар таптым. Киләчәктә дә бу бәйгедә катнашу теләге белән янып яшим.

Хәдичә Шәмсетдинова,
Олы Ачасыр мәктәбенең VI сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев