Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өммегөлсем» ансамбле, Рәис Сафиуллин исемендәге ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булган

Олы Яке мәдәният йорты эшчәнлегенә тел-теш тидерерлек түгел инде.

Каян вакыт табалар да, каян илһам алалар! Әле бер чарада катнашалар, әле ниндидер бәйгедә җиңеп кайталар. Әнә бу көннәрдә генә «Өммегөлсем» ансамбле, Рәис Сафиуллин исемендәге ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивалендә катнашып, лауреат исеменә лаек булган.  

- Катнашучы кызларыма, оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәм, - дип, сөенече белән уртаклашты Олы Яке мәдәният йорты сәгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова. 

Афәрин, кызлар-йолдызлар! Җыр дәрьягыз тулып торсын, тырышлыгыгыз, сәләтегез гел лаеклы җиңүләргә китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев