Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке: халкы тырыш, киләчәге өметле

Буйдак егетләрне өйләндерү бурычы депутатларга йөкләнде.

Уразлыга ФАП, Каратмәнгә яңа клуб, балалар мәйданчыгы кирәк, күперләрне ремонтлыйсы бар, буйдак егетләр күп, аларны да өйләндерәсе иде... Кыскасы, Олы Яке җирлегендә узган җыенда район башлыгы Михаил Афанасьев катнашудан файдаланып, Фирая Фәйзуллина сорыйсын сорап, әйтәсен әйтеп калыр га ашыкты. Кыскалыкта осталык дигәндәй, доклады белән дә ялыктырмады.

– Үзсалым прог рам ма сын да актив катнашу уңышлы нәтиҗәләрен бирә. 2014 елдан бирле хәйран гына эшләр башкарылды. Быел һәр авыл ничә сум җыясын үзе хәл итте. Бездә һаман шул ук 300 сум булса, Үтәнгештә һәр кешедән 7000 сум җыярга кирәк дигән карар кылдылар. Һәм бер авылның акчасын икенчесенә тотып булмый, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Узган ел үзара салым акчасына Уразлы зиратына 98480 сумлык койма ясаткан булсалар, быел да бу эш дәвам итәчәк. Авыл җирлегендә 6 зират бар. Өмәләр даими рәвештә үткәрелә. Әмма Олы Яке зиратын чис тарту буенча проб лема бар, чөнки халык өмәләрдә актив катнашмый. Күпләр туганнары каберлекләрен генә тәртиптә тоту белән чикләнә. 4,5 га мәйданны биләүче зиратны карар өчен быел альпинистлар чакы рыр га ниятлиләр, үзара салым акчасын да шуның өчен тотачаклар. Узган ел җирлектә бу сумма 89 процент кына җыелган. Чөнки Уразлы белән Олы Якедә түләмәүчеләр бар.

Олы Яке җирлеге фермерлары районда гына түгел, республикада да билгеле. Узган ел җиләк үстерү буенча тагын бер хуҗалык арткан. Быелдан күк җиләк үстерү икән исәпләре. 10 крестьян-фермер хуҗалы гының бишесе – җиләк, икесе яшелчә үстерә, берсе кош лар тота, икесе сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.

Мөгезле эре терлекләр саны кимегән. Сәбәбе – лейкозлы сыерларның күп булуы. Көтүгә чыгар алдыннан Яшел Үзән ветеринария бүлегеннән мал табиблары кайтып хайваннардан анализ ала.
Авылда сөтне литрын 21 сумнан тапшыралар, кайберәүләр үз клиентларына литрын 40 сумнан сата икән.

Хисап сессиясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнаш ты һәм бирегә эш буенча гына түгел, ә җиләк алырга килүен дә яшермәде.
– Без сессия башланыр алдыннан объектларны да карадык. Уразлыда иске ФАПны ремонтлап булмый, яңасы кирәк. Киләсе елга программага керү мө һим бурыч. Мәктәпнең дә тәрәзәләрен алыштырасы бар һәм ашханә дә яңартуны таләп итә. Боларның барысы да бүген яки иртәгә эшләнәчәк, дип вәгъдә итә алмыйм.

Әмма респуб ликада 50гә якын программа бар. Алар ярдәмендә акрынлап булса да, бу эшләрне тормышка ашыру мөмкин. Узган ел республикада 22 балалар бакчасы төзегән булсак, быел бу сан 13 кенә. Үзсалым программасы башка төбәкләрдә юк диярлек. Тиздән моңа шәһәрләр дә кушылырга мөмкин. Шуңа да мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, – диде ул якелеләргә мөрәҗәгать итеп.

Узган ел Уразлыда яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачты, киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы яңа биналар төзелер дип ышанабыз. Чөнки биредә үтә тырыш халык яши. Моның шулай булуына район җитәкчесе Михаил Афанасьев та берничә тапкыр басым ясады.

– Узган ел берәүгә дә җиңел булмады. Аның каравы, без тирә-юньдәгеләрнең ничек ярдәмчел булуларын ачык күрдек. Быел ФАП районда ике җирлектә төзелә, ә Каратмәндә булмау – безнең кимчелек. Сездә КФХлар уңышлы гына эшләп килә, шулай да өч кеше эшсез. Каян килгән алар? Фермерлар эш бирсен. Үзсалым акчасын җыю 100 процент булырга тиеш! Җирлек хуҗалыкларында 64 трактор бар. Бу бит үзе бер колхоз дигән сүз. Җиләген дә, суганын да үстерә беләсез.

Бәлки киләчәктә «Яке суганы» дигән бренд уйлап чыгарыр гадыр. Аннан биредә яңа йортлар төзелә, яңа урамнар пәйда була, авылның киләчәге зур, халык та тырыш, авыл җирлеге башлыгы да сезне яратып эшли. Менә җирлектә 44 буйдак егетегез бар икән. Аларны өйләндерү бурычын депуталарга йөкләргә кирәк, – дип уены-чыны белән фикерен белдерде Михаил Афанасьев.

Соңыннан халыктан сораулар яңгырады. Каратмәннән Әхтәм хәзрәт Ибраһимов ял көннәрендә мәетне җирләү проблемасын күтәрде.
– Мөселман кешесен тизрәк җирләү мөһим. Ә ял, бәйрәм көннәренә туры килсә, Яшел Үзәндә морг эшләми, көтәргә мәҗбүрбез. Моны берничек тә хәл итеп булмыймы, – дип борчыла ул.

Олы якелеләрне тагын бер борчыган мәсьәлә – авыл башында автобус тукталышы булмау. «Ел саен безгә тукталыш кирәк дип, әйтәбез инде, әлегә чишелеше генә күренми», – ди Гөлия Зарипова.

Әлеге сораулар тикшерүгә алынды. Фермер Илдар Ситдыйков исә, җир мәсәләсен күтәрде. «Җир алып, үз эшен башларга теләүчеләр бар, әмма ул урын авыл кешесенеке түгел, хуҗасы шәһәрдә яшәү сәбәпле, очына чыга алмыйбыз», – диде ул.

– Андый очракта шәхсән үземә килегез, чишү юлларын табарбыз. Чөнки җиңел сорау түгел. Үз эшен булдырам дигән кешене кире борыга ярамый. Алга таба эшләр өчен сораулар күп, хәлдән килгәнчә тырышырбыз, булмаса Президентка мөрәҗәгать итәрбез, – диде район башлыгы.
Барлык сораулар да контрольгә алыначак. Ә авыл халкы җирлек башлыгына да, шушындый тулы сос тав белән сессиядә катнаш кан район җитәкчелегенә дә бик рәхмәтле иде бу көнне. Җыен ахырында Олы Яке җирлеге тормышын үстерүдә үзеннән саллы өлешен керткән, битараф булмаганнарга район җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый игътибарга, әлбәттә, алар лаек!

Тулырак фоторепортаж yashel-uzan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев