Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылы Петьялка елгасында ниләр күзәтелә

Кичә безгә Олы Яке авылы яныннан агучы Петьялка елгасында суйганнан соң арткан сарык калдыклары йөзүен хәбәр иткәннәр иде

Без, әлбәттә, бу шаккатырган хәлне, фотолары белән газетабызның социаль челтәрләренә «элдек». Бу яңалык кайсыбер укучыларыбызга якелеләрне каралту кебек тоелган. Әмма безнең язмада нәкъ менә «Олы Яке кешеләре ташлаган» дигән сүзләр юк, ә бары тик «әлеге авылда агучы елгада» диелгән. Һәм бу фотолар белән расланган факт.

-Бу хәл Корбан Гаете көннәрендә күзәтелде, - дип ачыклык кертте Олы Яке җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, - һәм ул калдыклар буенча сарыкның безнеңчә чалынмавы күренә. Шулай да, без Олы Якедә корбан чалган 28 хуҗалыкның һәрберсендә булып, аяклары, башлары һәм тиреләрен тикшереп чыктык. Шуңа күрә, бу әшәкелекне якелеләр эшләмәгән дип, тәгаен әйтә алабыз. Гомердә дә андый хәлнең булганы юк иде. Бу уңайдан безнең фикеребез бар, әмма әлегә тикшерү эшләре бара, ул кешеләрнең гаепләре исбатланмый торып, кемнәр булуын әйтергә хакыбыз юк. Бүгенге көндә елга чистартылды, Әнәс абыйга рәхмәт инде. Барлык калдыкларны җыеп, күмдек.

Менә шундый хәлләр. Моны эшләүчеләр, елгада агып китәр әле, дип өметләнгәннәрдер, мөгаен. Әмма тын Петьялка аларның өметләрен акламаган. Икенче юлы мондый адымга бармаска сабак алсыннар әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев