Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы шырданлылар авыл өлкәннәрен хөрмәтләде

Райондашларыбызның социаль челтәрләрдәге авыл төркемнәре уздырыштан Өлкәннәр көнен билгеләгән чарадан искиткеч җылы фото-видеолар урнаштыра. Афәрин, якташлар!

Әлбәттә инде, олы шырданлыларның кайчан читтән генә күзәтеп калганнары бар?! Алар да мәдәният йортына җыелышып, авыл өлкәннәрен хөрмәтләде.

- Дүртенче октябрь көнне бәйрәм иттек. Бик күңелле чара булды. Оештыруга матди ярдәм иткән җирлек башлыгы Рәис Кәримовка, Айваз Кәримовка, Илдар Батталовка, табынны әзерләшүдә булышкан дусларыма Аллаhның олы рәхмәтләре яусын. Өлкән апаларны җирле үзидарә башлыгы машинага утыртып алып килде. Бәйрәмгә килгән кунакларга үзләренең матур җырларын бүләк иткән Сәвия Сафина-Һаруновага, Сәрия Хаҗиевага рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип уртаклашты Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

– Барлык лаеклы ялдагы апа-абыйларны, әби-бабайларны шушы бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз, авырмагыз, балаларыгызны, оныкларыгызны һәм туганнарыгызны сөендереп яшәгез, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев