Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы халкы да читтә калмады

Украинада барган Хәрби операцияне һәрбер кеше йөрәге аша үткәрә.

Бигрәк тә, ир-егетләребезне өлешчә мобилизацияләү чоры башлангач күңелгә шом керде.

Һәр авылда җылы оекбашлар, бияләй ләр бәйли башладылар, һәрбер авылның «Ватсап»та яки «ВКон такте» социаль челтәрләрендә төркемнәре бар, безнең авыл егетләре дә «Олы Шырдан» төркемен ачып җибәргәннәр иде.

Башта мәдәният йортының «Телеграм» каналында, ә аннан соң Шырдан төркемендә авыл халкына, мобилизацияләнгәннәргә җылы киемнәр, кирәк – яраклар алуда ярдәм итик, дигән мөрәҗәгать белән чыктылар.


Авылдашларым бердәм булып, ике атна эчендә 101 мең сум акча җыелды. Бүгенгесе көндә Яшел Үзән, Казан шәһәрләрендә яшәүче авылдашларыбыз бик зур активлык күрсәтте.

Телефоннан шалтыратып, кулга бирү мөмкинлеге булмаганлыктан, бирәсе килгән суммаларын картага күчерделәр. Йөри алмаган әбиләребез өйләренә чакырып, яки үзләрен караучы социаль хезмәткәрләр аркылы якташларыбызга матди ярдәмнәрен тапшырды. Ә инде, минем өлешем керсен дип, өйгә үк килеп, кулыма тоттыручылар да булды.

 
🙏🙏Бу эштән читтә калмаган һәрбер кешегә Аллаһның олы рәхмәтләре яусын. Биргән клларга Раббыбыз меңе белән кайтарсын. Бүгенге көндә яу кырында булган ир-егетләребезгә илгә тынычлык урнаштырып, исән-имин гаиләләренә кайтырга насыйп булса иде.
Бердәмлектә көч! Авылдашларым белән чын мәгънәсендә горурланам! Битарафлык заманы, диләр дә, бер дә алай түгел, менә хәзерге кебек катлаулы чорда күренә ул халкыбызның бердәмлеге, миһербанлыгы.

 

 - Районыбыз хакимияте каршында оештырылган «Ярдәм янәшә!» акциясенә кушылып, җыелган акчага иң кирәкле әйберләрне сатып алдык һәм мобилизацияләнүче якташларыбызга ярдәмнәрне туплау пунктына тапшырдык. Ә инде аларны «Казан Экспо»га район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков һәм кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе Марат Шакиров илтте. Аларга бу булышлыклары өчен рәхмәтлебез, - ди Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев