Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылы мәдәният йортында «Борынгы язу тарихы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде

24 нче май - Славян язуы һәм мәдәнияте көне итеп билгеләп үтелә.

Безнең илдә бу бәйрәм 1987 елдан башлап үткәрелә. Бу көнне славян алфавитын булдыручылар – Кирилл һәм Мефодийны искә алалар. Нәкъ менә алар славян язуына нигез салучылар.

-  Шул уңайдан Олы Шырдан авылы мәдәният йортында "Борынгы язу тарихы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар беренче язуның килеп чыгышы, борынгы язма истәлекләр (таш, балчык һәм агач китаплар, пергамент һәм кәгазь), славян язуының беренче тарихчысы, Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турынды белделәр, - дип уртаклаша Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. - Бу күркәм бәйрәм рухи кыйммәтләр, мәдәният һәм тарихи традицияләрнең символы булып тора. Славян язуы һәм мәдәнияте көне - мәгърифәт, мәдәният, туган тел бәйрәме. Рус телендә сөйләүче һәр кеше үзенең мәдәнияте һәм тарихы белән горурланырга үзенең хәтерендә беренче славян мәгърифәтчеләренең исемнәрен белергә һәм сакларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев