Яшел Үзән

Олы, әмма яшь йөрәкле якташыбыз

Туып үскән авылында кайтып йөрергә нигезе булмаса да, 85 яшен тутырган Рәшит ага Гафиатуллинның күңеле тыныч.

Ерак яшьлегендә Армия сафларыннан хәрби бурычын үтәп кайткач, әтисе белән салган йорт, кычыткан белән шайтан таягы үстереп, ишелеп ятмый. Хәзер анда Бәчекнең фельдшер-акушерлык пунк ты урнашкан, бүгенге көндә дә авыл халкына хезмәт күрсәтеп, файдалы булып тора.

Олы яшендә булуына карамастан, Рәшит ага актив тормыш рәвеше алып бара һәм якын-тирәдәгеләрен, таныш-белешләрен дә шуңа җәлеп итәргә тырыша.
– Без, олы яшьтәге яшел үзәнлеләр, «Родина» янындагы паркта җәяү йөрибез, үзебезгә 3 километрлы маршрутны билгеләп тә куйдык. Арабызда 70 яшьлекләр дә, 80нән узганнар да, хәтта 90 яшьлекләр дә бар. Кешенең сәламәтлеге, гомер озынлыгы кебек үк, Аллаһы тәгалә кулында, минемчә. Әмма һәркем аны кайгыртырга тиеш. Мин беркайчан да тәмәке тартмадым. Безнең гаиләдә ул хурлык булып санала иде. Улларым да тартмый, – дип сөйли «җегет» йөрәкле әңгәмәдәшебез.

– Кеше хәрәкәтләнеп кенә түгел, дөрес тукланып та яшәргә тиеш. Менә минем «ветеранский диета»м шундыерак: иртән эремчеккә өстенлек бирәм, аңа каймак һәм 1-2 кашык бал салам. Каты сортлы сырлы бутерброд белән кофе эчәм. Мин ике тапкыр Германиядә булдым, бу гадәткә алардан өйрәндем. Әбәткә еш кына сыер итеннән пешерелгән аш (табиблар миңа нәкъ менә сыер итен киңәш итте), кич белән алтыларда йомырка тәбәсе, җиңел салат һәм йогырт ашыйм. Йок лар алдыннан ашамаска тырышам. Өрек, әстерхан чикләвеге, сарымсакны бик файдалы дип саныйм. Аларны, иммунитетны ныгыту һәм авырмас өчен, бөтен кешегә ашарга тәкъдим итәм. Сәламәт яшәү рәвешен сайларга кирәк. Картлыгыңда ул бигрәк тә кыйммәт.

Рәшит ага Гафиатуллин Бәчек авылында, күп балалы, хәлле генә зур гаиләдә сигезенчесе. Колхозлашу башлангач, әтисе Габдрахманның җил тегермәнен, атларын, сыерларын, ки бетләрен, зур амбарларын, ат фермаларын тартып алалар. Сөргенгә куылмас өчен, ул барысын да каршылыксыз бирә. Карчыгы Бибисара белән тугыз баланы тәрбияләп үстерәләр. Авыл халкы хөрмәтләгәнгә, сүзе үткәнгә һәм аның тырыш, нәрсәгә генә тотынса да башкара алачагын белгәнгә, «Туры юл» колхозын оештырырга тәкъдим итәләр. Ул моны да башкара һәм шунда тегермәнче, ферма мөдире, башка җаваплы эшләрдә эшли.

– 1941 елда әтине Мәскәүгә хәрби заводка җибәрделәр. Ул анда бик каты авырып китә һәм авылга кайтты, колхозда эшләде. Сугыш чорында без әти-әнигә нык ярдәмче булдык, хәлдән килгәннең барын да эшләдек, – дип хатирәләрен яңарта Рәшит ага. – Бәчектә 4 классны тәмамлап, җиде еллык Урысбага мәктәбенә йөреп укыдык. Аннары мине һөнәр училищесына Зеленодолга юлладылар. Анда 4нче разрядлы токарь булдым. Армиягә чакырылгач, Ялтага эләктем, Ливадия һәм Ориандада Хрущев белән министрларның дачаларын сакларга туры килде. Андагы табигатьнең матурлыгын сөйләп бетерә торган түгел! Командир өстәмә хезмәттә калуымны сорады, хәтта фатир тәкъдим итте, әмма әти каршы килде. Әни авырып киткән иде, яңа өй дә салырга кирәк. Хәзер Бәчектә ул йортта медпункт.

1958 елда хәрби хезмәттән кайткан егет Горький исемендәге заводта эшли башлый, техникум тәмамлый. КПССның шәһәр комитеты аны Тукай колхозына рәис урынбасары итеп юллый. Абыйсы, Рәшитне яңадан шәһәргә, фанера заводында ачылган яңа цехка чакыра. Ул Мәскәүгә барып укып кайта һәм 1966 елда ДСП җитештерү эшен башлыйлар. Зеленодольск җи һазларына сорау күп була.

– Технология буенча ДСП ясау өчен 700 градус кирәк, газ юк, кул эше бик күп. Мин мастер идем, смена җитәкләдем. Эш катлаулы, хезмәткәрләрнең 80 проценты төрмәдә утырып чыгучылар, чөнки аларны Горький белән Серго заводларына алмыйлар иде, уртак тел табарга туры килде.

Аннары цех начальнигы урынбасары итеп билгеләнә, яхшы хезмәте өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә. Шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.
«Родина» мәдәният сарае янында зәлидәдә бер күрүдә гашыйк булып кавышкан Галибә апа белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Марат Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградта Сәнгать академиясе каршындагы Репин исемендәге дәүләт академия институтын тәмамлый, гаиләсе белән Петербургта яши, әти-әнисен ике онык – бер кыз һәм бер малай белән сөендергәннәр. Төпчек уллары Марс һөнәре буенча югары белемле архитектор, әмма хәрби хезмәтне сайлый. Ике кыз үстерәләр.

Кешегә картлык көнендә нәрсә кыйммәт? Әлбәттә, үткән тор мы шының канәгатьлек бирүе, кылган гамәлләреңнең нәтиҗәсен барлау һәм күңел тынычлыгы белән тигезлектә, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп гомер үренә атлау. 85 яшендә дә актив булып, әле нык атлаучы Рәшит ага Гафиатуллинның үкенерлеге юк, һәр туган көнгә шөкер итеп яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: