Олы Карагуҗа авылыннан Гөлсем ханым 95 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды
Бүген Яшел Үзән районы, Олы Карагуҗа авылында гомер итүче, зур хөрмәткә лаек Бикмуллина Гөлсем Гәрәй кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Марсель кызы, китапханә мөдире Эльза Рәфыйк кызы белән берлектә Җирле үзидарә башлыгы Гөлчәчәк Илһам кызы әлеге чарага кушылып, Гөлсем ханымга үзләренең җылы теләкләрен җиткерде. Бала-оныклар җылысына төренеп, игелекләрен күреп, саулыкка туенып гомер итергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев