Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа авылында Бөек Җиңүгә багышланган митинг яңартылган һәйкәл янында узды

Бүген илебез Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә.

Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 76 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

Олы Карагуҗа авылында Бөек Җиңүгә багышланган митинг яңартылган һәйкәл янында узды. Шушы җирлектән фронтка туган илебезне фашистлардан сакларга 576 кеше киткән, 303 солдатка гына кире әйләнеп кайту насыйп була.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев Яшел Үзән районы Советы депутаты, "Ак Барс" судно төзү корпорациясе директоры урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов белән бергә Олы Карагуҗа авыл җирлегенең тыл ветераннарын котлады, азык-төлек җыелмалары һәм бәйрәм открыткалары өләште.

«Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, мең-мең рәхмәт әйтеп, алдыгызда баш иябез. Шушы матур тормышта озак еллар исәнлектә яшәргә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев