Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы йөрәк кирәк бу хезмәттә, һәр сабыйга кирәк ярарга...

Әни куеныннан чыгып тәүге тапкыр, Килә сабый иртән бакчага. Тәрбияче каршы ала аны, Тормыш юлы шуннан башлана. Тәрбияче – күпме көч һәм хезмәт, Сыйдырган ул шушы бер сүзгә. Юньләп әле теле ачылмаган, Сабый телен аңлый белергә. (Инзилә Галиуллина)

Һәр сабыйны үзенекедәй кочагын җәеп, йөзеннән нур чәчеп, әниләредәй каршы алучы яраткан тәрбияче апаларына еларга уйлап та карамаган балаңны тапшырып, тыныч күңел белән эшкә бару – хатын-кыз өчен бик зур нәрсә. Һәм үз эшен, кечкенә балаларны чын күңелдән яратучы тәрбиячегә эләгү – зур бәхет. Чөнки гаиләдәге тынычлык шуның белән дә тыгыз бәйләнгән.

Күгәйдә гомер итеп, 39 ел буе эш көненең һәр иртәсендә үзе янына атлыгып торган нарасыйларны кабул итеп, тәрбия, белем нигезләрен салган Альмира Сабирҗанова авылдашлары тормышына бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән. Аның әниләренекедәй җылы һәм йомшак кочагы ничә төркем балага назлы ышаныч һәм таяныч булды икән. Әле менә шушы көннәрдә генә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилеен билгеләгән Альмира ханым Тау Илендә туып үскән. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казан педагогия училищесына укырга керә. Практиканы Күгәй балалар бакчасында уза.


Ә ындыр табагында эшләгәндә танышкан Күгәй егете, шофер булып эшләүче Наил аның кулына диплом алганын сабыр гына 4,5 ел көтә. Кыз эшкә юлламаны да килен булып төшәсе авылга сорый.

– 1983 елның июнь аенда беренче көн эшкә килүем әле дә хәтердә: бик үк таныш булмаган авыл, таныш түгел кешеләр арасына тәүге хезмәт юлыма беренче адымнарымны атладым. Әйтерсең үземне сабый бала урынына бакчага китерделәр, тик кулымнан тотып, озатып килүче әнием генә юк. Ул көнне мине көләч йөзле, сөйкемле, яшь, чибәр бакча мөдире Роза апа Зиннәтуллина каршы алды. Тәрбиячеләрдән – җитди, таләпчән, эшкә үтә дә җаваплы караучы Асия апа Сафина; шаян, өлгер, җор телле Сабира апа Яруллина; аларның ярдәмчеләре – өлкән яшьтә, мөлаем Рәхилә апа Мәннапова һәм ике кулына җитмеш төрле һөнәр белүче, киңәш биреп, өйрәтүче, кирәк чакта шелтә биреп кисәтүче Мөзәянә апа Ямалиевалар эшли иде ул елларда. Тора-бара, аз сүзле, авыз эченнән көйләп, көннәр буе ашханәдә берүзе 60-70 кешегә аш-су әзерләүче Зәйтүнә апа Хәйруллина белән таныштык, – дип искә ала, тырыш хезмәте өчен ТР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән Альмира апа.

– Яшь чагым булгандыр инде, берара куркып та калдым кебек. Тик сабыйларга булган мәхәббәтем, аларның кызыксынудан янып торган күзләре курку хисен таратты һәм мин җиң сызганып эшкә керештем. Көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ул көннәрдән бирле күпме еллар үтте, эшләү дәверендә күпме хезмәткәрләр алышынды, кемнәр генә эшләп китмәде. Беренче төркемдә чыгарган балалар инде үзләре әти- әниләр. «Ак бантиклы кызлар, шук малайлар кай арада үсеп киттеләр, инде сабыйларын җитәкләп килеп, «бакча дәү әнисе» иттеләр» диярсең... Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмадым. Һәр көн балалар бакчасы бусагасын сөенеп атлап кердем. Сабыйлардан бөркелгән җылылык тормыш мәшәкатьләрен дә шунда ук тарата иде. Әгәр дә эшемне яратмасам, 40 елга якын тәрбияче була алмас идем. Ә балаларны ярату безнең эштә иң мөһим сыйфат. Ни әйтергә теләгәннәрен күзләреннән карап аңлый идем. Алар белән бер булып, тезләнеп уйнадым. Ике бала чәкәләшә башласа, болай ярамаганлыгын әдәби әсәр, әкиятләрдәге гыйбрәтле хәлләр нигезендә сеңдердем. Бервакытта да «син булдыра алмыйсың» димәдем. Гел, «синнән була» дип канатландыр­дым. Шатланып эшлиләр иде. Әти-әниләр белән дә, балалар белән дә аңлашып эшләдек. Хезмәт кенәгәмдә бер генә эш урыны язылган һәм мин шулай булуы белән бәхетле!

Альмира апа белән Наил абый үзләре ике ул тәрбия­ләп үстергән. Әмма бер йөрәк парәләрен югалту әчесен дә кичерергә язган аларга. Нишләтәсең, язмышны үзең язмыйсың. Бүгенге көндә уллары Илназ белән Олы Ачасыр кызы – шулай ук Альмира исемле киленнәре бүләк иткән ике оныкларын сөеп куаналар.
Күгәйдә туып үскән кырык яшькәчә һәр бала Альмира апага аеруча якын. Һәрберсе өчен борчылып, уңышлары-бәхетләренә куанып яши,
чөнки һәрберенә сабый чагында тәрбия нигезләре белән бергә йөрәк җылысы нуры салынган. Кайчандыр икенче әниләре кебек күреп, ышык һәм яклау эзләп үзенә сыенган авылдашларының ихтирам белән ерактан сәлам бирүләре Альмира апа өчен бүген зур бәхет. Инде лаеклы ялда күңел тынычлыгы белән, сау- сәламәт һәм пар канатлы булып, кадер-хөрмәттә озын гомерләр яшәргә насыйп булсын сезгә.

Язмамны, тәрбияче нинди булырга тиеш, дигән сорауга Альмира апаның шигъ­ри юлларында әйтелгән җавап белән тәмамлыйсы килә:

Ак кәгазьдәй сабый
күңеленә орлык сала алсам,
Һәр баланың сизгер
йөрәгенә яратырлык
ачкыч таба алсам,
Кирәк чакта шагыйрь,
артист булып,
бала күңелләрен яуласам,
Янымдагы булган һәр
баланың якын дусты
булып кала алсам...
Ә балалар, олыларны
зурлап, кечеләрне
кече итсәләр,
Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп, туган җирне өзелеп сөйсәләр –
Менә шушы инде олы бәхет,
язмышларның тәңгәл килеше,
Үзем теләп алган һөнәремнең – хезмәтемнең хәләл җимеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев