Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылында гомер кичерүче Рәхимә апа Зарипова зур хәрефләрдән язарлык Ана

Ана! Бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга? Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке ана булуда.

Һади Такташның әниләрнең бөеклегенә дан җыр­лап язылган шушы шигъри юллары үзенең мөһимлеген бервакытта да югалтмас төсле. Ана, әни, әнкәй... Ничек кенә эндәшсәк тә, ана булуның бар асылын үзенә сый­дырган бик тә кадерле һәм якын сүзләр бу. Әни – әни инде ул. Сине мең төрле газаплар кичереп дөньяга тудырган, күк­рәк сөтен имезеп, төн йокыларын бүлеп үстергән, борчылган, шатлыкларың өчен сөенгән, укыткан, кеше иткән һәм гомере буе бәхетең өчен ут йотып яшәгән, йөрәге бары син дип типкән олы зат ул. Ананың нинди кадерле вә якын булуын да, бары үзең бала тапкач кына аңлыйсың.

Олы Яке авылында гомер кичерүче Рәхимә апа Зарипова зур хәрефләрдән язарлык Ана! Якташыбыз алты баласын дөньяга тудырып, дөрес тәрбия биргән өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә иң югары бүләкләрнең берсе – «Ана даны» медаленә лаек.

Әлки районының Бибай Чаллысы авылында туып-үскән кыз безнең якларга ничек килеп урнашкан соң? Казан заводында эшләп йөргән чагы була. Тулай торакта бергә яшәгән бүлмәдәше Гамилә белән Олы Якегә кунакка кайта һәм биредә Васил абый белән таныша. Яшьләр бер еллап бер-берсен сынап, очрашып йөргәннән соң, гаилә кора. Шулай итеп, Рәхимә апа авылга күченеп кайта.

22 яшемдә җиде балалы ишле гаиләгә килен булып төштем. Мин килгәндә каенанам Мәрьям, каенатам Закир, әтинең кияүгә чыкмаган сеңлесе Фәүзия, Василнең сеңлесе Фирдәвес бар иде. Бер йодрык булып яшәп киттек. Бер-беребезне аңлап гомер итмәгән булсак, алты бала тапмаган да булыр идем. 2015 елда «Ана даны» медале тапшырдылар һәм ел саен зурлап 8 март бәйрәменә чакыралар иде. «Пирамида», «Корстон», Г.Камал театры биналары, рестораннар, берсе дә калмады. Мине шулай зурлаулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлемен, – дип сөйли Рәхимә апа Зарипова.

Без килгән көнне Рәхимә апа өйнең түрендә кадерле истәлек итеп сакланучы медальләрен чыгарып: «Бер дә такканым юк иде әле, кызлар, ярый килдегез!» – дип кулына алып, горурлык хисләре кичерде. Аның берсе СССР вакытында бирелгән, икенчесе – Минтимер Шәймиев җитәкчелек иткән чорда.

Язмам герое балалар өчен үлеп тора. Үзе дә биш балалы гаиләдә олысы булып үсә. Ике энесе һәм ике сеңлесенең кадерле апасы ул. Сабыйлар тавышыннан гөрләп торган йортта, хәтта күршеләренең балаларына күз-колак булып торырга урын табыла. Менә шулай, күңелең иркен булсын икән ул! Ә инде алты баланы аяк­ка бастырырга, әлбәттә, якыннары ярдәм итә.

– Күз нурларым – Гөлназ, Гөлшат, игезәкләрем Динар-Динара, Илнар, Дилбәр. Һәрберсе дә итәгатьле, шәфкатьле булып үсте. Чөнки алар дәү әни һәм дәү әти белән тәрбияләнде. Бакчага йөртмәдек, Васил белән мин гел эштә булдык. Каенатам белән каенанам һәм Фәүзия апага гомерем буе рәхмәтлемен, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Рәхимә апа, мин күп бала анасы дип, өйдә утыра торганнардан түгел, 12 ел теплицада яшелчәчелектә, аннан фермада лаборант, соңгы елларда «Тура» базарында хезмәт куя, эштән туктаганына да ике ел гына әле. Васил абый тракторны, комбайнны иярли. Гөрләп үткән тормыш юллары да сикәлтәсез генә, югалтуларсыз узмаган. Зариповлар гаиләсе моннан 10 ел элек 28 яшьлек уллары Динарны мәңгелеккә югалту ачысын кичерә.

«Үзем тудырдым, үлгәнен дә үзем таптым, – ди күз яшьләрен сөртеп Рәхимә апа. – Аракы эчмәде, тәмәке тартмады, өйләнмәгән, бик чисталык яратучы, тәртип­ле һәм кешеләргә ышанучан егет иде. Урамыбыз башындагы газ торбасына асып куйдылар. Кемнәр икәнен дә белдек, әмма...

Дәвамын газетабызның 24 ноябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев