Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авыл җирлегенең хисап сессиясе елдагыча актив узды һәм киләчәккә яңа бурычлар куелды

Эше барның – ашы бар

Олы Яке авыл җирлегенең хисап сессиясе елдагыча актив узды һәм киләчәккә яңа бурычлар куелды. Биш авыл кергән территориядә яшәүчеләр үзләрендә булган матур үзгәрешләрдән канәгать булса, проблемаларына да битараф түгелләр. Чөнки биредә тырыш, киләчәккә планнар коручы халык яши. Алар тормышларын бер-берсеннән ак көнләшү белән җайлаучылар буларак та аерылып тора. Шуңа күрә аларның йортлары да төзегрәк һәм башка төрлерәк. Яшелчәчелек тә аларның канына сеңгән. Ничектер алар заманнан алдарак бара, бару да түгел, йөгерәләр кебек.

Шулай да, монда да башкаларга хас булганча, халык сан буенча артмаган. Биш авылга 879 кеше исәпләнә. Ун бала туган, кызганычка, үлүчеләр – 13. Терлекләр саны белән дә шулай, 300гә дә тулмый. Болар, һичшиксез, авылның киләчәген билгели торган мөһим күрсәткечләр.

– Яшәүчеләрнең үзсалым программасында актив катнашуы нәтиҗәсен бирми калмый, – дип, башлык Фирая Фәйзуллина дөрес әйтә анысы. – 2014 елдан эшли башлаган бу программа нигезендә халыктан 3 030 050 сум акча җыелып, респуб­лика шуңа 12 119 000 сум өстәде. Аңа шактый эшләр башкарылды.

Шул акча хисабына былтыр эшләнгәннәрнең кайберләрен атау да җитә. Әйтик, Олы Якедә зиратта агачлар киселгән, Үзәк урамда күпер төзегәннәр, асфальт валчыгы сатып алынган, спорт комплексы куйганнар. Каратмән, Уразлы, Үтәнгеш, Никольское авылларында да шулай ук тик тормаганнар. Ә 2024 елга корган планнары тагын да кыюрак. Мәсәлән: Олы Якедә су башнясы, Уразлыда күпер төзү, Петь­ялка елгасын тирәнәйтү, Үтәнгештә юлга вак таш җәю, Каратмәндә клуб төзү һәм башкалар.

– Җирлек буенча Петь­ялка елгасы ага. Яз көне су ташып, хуҗалыкларга шактый зыян сала. Аны тирәнәйтү максатыннан 1200000 сумлык проект эшләнде. Шулай булгач, республика программасына керә алырбыз, – дип сүзен дәвам итте җирлек башлыгы. – Менә шулай Грыжбай күлен капиталь төзекләндергәч, хәзер танып та булмый. Безгә аны бары сакларга, карап торырга гына кирәк.

Бу җирлекнең тагын бер өстенлеге бар: биредә 10 фермер хуҗалыгы исәп­ләнә. Шуларның 5есе – җиләк, 2се – яшелчә, 1се кош-корт үстерә. Мөгезле эре терлек, умарта тотучылары да бар. Аларның эшчәнлеге белән башка төбәкләрдән дә килеп тәҗрибә уртаклашалар.

– «Эше барның – ашы бар» дигән әйтем безнең җирлек халкына бик туры килә. Тырышып эшлиләр, бай яшиләр, күңелле итеп ял итә беләләр, – дип сүзен дәвам итә башлык. – Әмма без бик тырышсак та, ра­йонның һәм республиканың кайбер проблемаларны хәл итүдә ярдәмнәре кирәк. Форсаттан файдаланып, җыенда катнашкан Яшел Үзән муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеровка да мөрәҗәгать итсәк, булышмый калмаслар дип уйлыйм.

Район вәкилләре мондый җыеннарда нәкъ шул максаттан, гозер-теләкләрне халык авызыннан ишетү өчен катнаша да. Ә биредәгеләрне, аерым алганда, нәрсәләр борчый соң?

– Якын-тирә урманнарда егылган агачларны кисәргә буламы? – дип сораучылар бар. – Елга буйларын да агач баскан. Аларын кем кисәргә тиеш?

Әйшә урман хуҗалыгына караган участокларда егылган агачларны кисү өчен, урынын фотога төшереп, урман хуҗалыгына килеп күрсәтергә һәм рөхсәт алырга кирәк. Ә авыл җирлеге территориясендәгеләрен кисү өчен, авыл Советыннан рөхсәт кирәк булачак. Ничек кенә булмасын, агачларны теләсә-ничек һәм теләсә-кайда кисәргә ярамый. Бу җирлектә өч табигать тыюлыгы булуы турында да онытырга кирәкми.

Яшәүчеләр Корбан гаете турында да алдан кайгыр­та. Чалынган сарык тиреләрен, эчлекләрен кая куярга була икән, диләр. Күпләп чалынганда, аларны җыеп китсеннәр өчен, Яшел Үзәннең ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Ә алар моны оештыра алачак.

– Каратмән авылының 2 урамына юл салган өчен район җитәкчелегенә авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтергә телим, – дип сүзен башлады Әхтәм Ибраһимов. – Әлбәттә, монда Фирая Барыевнаның да тырышлыгы зур. Әмма юлның калган өлеше дә бик начар хәлдә. Шуны берәр программага кертеп, зур юлга кадәр чыгарып булмасмы? Хәл итүегезне сорыйбыз. Һәм тагын, Каратмән авылында башлангыч мәктәп өчен салынган бина бар. Хуҗасыз булгач, ул хәзер таралып бара. Анда музей оештырып булмасмы?

– Аның буенча смета төзеп, республика прог­­раммасына кертергә тырышыр­га кирәк. Ул күпмегә төшә бит әле. Шулай да, башта безгә Каратмәндә мәчетне төзеп бетерергә иде, аннан соң музейга тотынырбыз, – дип үз фикерен җиткерде җирлек башлыгы.

Халыкны шулай ук борщевик кебек агулы үсемлекнең үрчүе борчый. Аны юк итү өчен республика прог­раммасына керүдә дә ра­йонның ярдәме таләп ителә.

Каратмәндә клуб төзелешен кирәксенмәүчеләр табылды: «Яңа клуб нәрсәгә кирәк. Ремонтлап та була аны. Без ул хәтле бай түгел. Иске клубның түбәсен, идәнен алыштырсаң да була».

Каратмәндә су башнясын әйләндереп алыр­га кирәк. Чөнки аның тирәсендә балалар уйный, көтү йөри. Электр чыбык­лары бар. Шуны планга кертеп, районнан ярдәм сорыйлар. Фирая Фәйзуллина аңлатуынча, беркем дә аның өчен акча бирмәячәк, димәк аны үзсалым акчасына эшләргә туры киләчәк. Әлбәттә, җыенда күтәрелгән сорау­ларның болары кайберләре генә. Авыл җирендә эш бетми дә ул. Коймалары да тузып тора, су башняларын да, юлларны да гел карап торырга кирәк. Кышын, мәсәлән, кар чис­тарту күпме чыгымнар таләп итә. Хәзер алда – яз. Димәк территорияне чүп-чардан арындырырга, өмәләр уздырырга кирәк булачак. Андый чараларда да халыкның бердәм булуы таләп ителә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев