Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда – Җиңү көне

Бүген Олы Ачасыр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында митинг булып узды.

Иң әүвәл мәктәп укучылар “Үлемсез полк” акциясенә кушылды.

Кызганыч, бүген авылда исән калган ветераннар юк. Аларның батырлыгын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җиңү өчен тылда хезмәт иткән ветераннарга авылдашлары, иганәче Әнвәр Миңнуллин азык-төлек җыелмасыннан күчтәнәч әзерләгән иде. Ул шундый ук бүләкләрне Рамазан ае буе иман йортына тәрәвих намазына йөргән мәчет картларына да алып кайткан. Игелекле авылдашларына рәхмәттән башка сүз юк.

Әнвәр Габбасович! Аллаһ Тәгалә үзегезне дә шулай зурласын, игътибарыгыз, юмартлыгыгыз өчен мең рәхмәт.

Сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтү – барчабызның да төп максаты. Бәйрәм белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев