Яшел Үзән

Олы Ачасыр укучылары юлда йөрергә өйрәнә

Олы Ачасыр мәктәбендә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Д. Миронов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясе хезмәткәре Зөлфия Шакирова укучылар белән очрашты.

Очрашу барышында балаларның юлларда йөрү кагыйдәләре турында фикер алышынды, укучыларның игътибарын караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллануга, шулай ук авыл юллары буйлап җәяүлеләрнең хәрәкәте үзенчәлекләренә басым ясалды. Чара ахырында балаларга «Юлларда иминлек»" дигән видеофильм тәкъдим ителде.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: