Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр укучылары “Чиста парк” акциясендә катнашты

Кар шәһәр җирлегендә генә түгел, авылда да эреп бетте диярлек. Ап-ак кар астында яшеренеп яткан чүп-чар күзгә күренеп, тирә-юнебезне ямьсезләндереп тора. Узган ялларда исә район һәм шәһәр җирлекләрендә өмәләр гөрләде.

Ул пластик шешәләр дә, пакет һәм башка чүп тә һавадан яумаган, билгеле. Ни кызганыч, кайберәүләрнең ана җиребезне чүпләргә кулы күтәрелә шул. Һәм андыйларның өмәләрдә катнашулары да икеле. Яшәгән җиребезне чисталыкта тоту кебек гади генә төшенчәләр, әлбәттә кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш тә бит...

Зурлап өмәләр үткәргән авыл җирлекләрен башкаларга да үрнәк итеп күрсәтәсе килә. К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән берлектә, “ЭкоЯз – 2022” акциясе кысаларында “Чиста парк” акциясендә катнашты. Һәм авыл уртасындагы җәйге бакча паркын кипкән үләннәрдән, яфраклардан чистартып тырмалады. Тиздән биредә авылның тирә-юненә битараф булмаганнар көче белән аллы-гөлле чәчәкләр утыртылыр. Шулай карап, тәрбияләп торганда гына, матурлыкка ирешеп була торгандыр ул. Ә өмәдә катншакан һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев