Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында шигъри җанлы якташлары белән очрашу узды

Биредә “Яшел Үзән” газетасын алдыручылар җыелган иде.

Олы Ачасыр китапханәсендә "Ак калфак" хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы мәдәният йорты белән берлектә, "Бер очрашу - үзе бер гомер" диеп исемләнгән очрашу үткәрде.

Әлеге кичә үзенә районыбызның бердәнбер татар газетасы булган “Яшел Үзән укучыларын берләштерде. Һәм очрашуга шушы авылда туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яшәп, шигырьләр иҗат итүче Мәдинә Әдиятуллина һәм Госман Вәлиуллин кунак буларак чакырылды. Аларның шигырьләре газета битләрендә даими бастырылып тора.

Кичә бик җылы мохиттә узды. Анда катнашучылар газета турында үз фикерләрен белдерде. Һәм бу хакта тулырак сез Алия Гаязова язмасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев