Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылы язның беренче бәйрәме – 8 мартны бик үзенчәлекле итеп каршы алды

Мәдәният йорты янында хатын-кызлар арасында итекле-туплы хоккей ярышы узды.

 Бер командада - мәктәп укучылары, икенчесендә - музей, мәдәният йорты һәм ФАП хезмәткәрләре, өченчесендә - укытучылар ярышты. Әлбәттә, дуслык җиңде!
Җыр-бию белән үрелеп барган уен чын бәйрәмчә булды. “Моның кадәр чапкан,туйганчы рәхәтләнеп көлгән юк иде”, - ди катнашучылар үзләре дә. Кайнар коймак, чәй белән сыйланып, истәлеккә фотога төшеп, күңел булганчы ял итү үзе ни тора! Уенны оештырган авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллинга һәркем рәхмәтле булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев