Яшел Үзән

Олы Ачасыр

Олы Ачасырда менә инде соңгы берничә елда бәйрәм бик матур урында – күл буенда уза.

Быел һава торышы да бик уңай туры килде, халык актив булып уеннарда катнашты.


📌📌Капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, хатын-кызлардан утын кистерү, чыбыркы шартлату, гир күтәрү, чүлмәк вату... Катыктан акча эзләү буенча Илгиз Яруллинга тиңнәр булмады. Кыскасы, көн буе нинди генә уеннарда халык үзен сынамады. Рәхәтләнеп, мәйдан тутырып биеде, җырлады. Бүләкләр дә мулдан әзерләнгән иде. Милли көрәштә яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Баш батыр булып, Дамир Шаһиәхмәтов калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: