Олы Ачасырның нәкъ уртасында урнашкан паркта ел саен урман гүзәле – чыршы бизәлә
Мәдәният йорты вакытлыча ремонтта булганда монда гел бәйрәмнәр узды, дискотека гөрләде.
Быел да искәрмә түгел, бик матур зәңгәр чыршы, үстереп биргән Бикмуллиннар гаиләсенә рәхмәт, үз урынына беркетелде. Авылның уңган ир-егетләре урнаштырды. Инде Гөлназ Гафиятуллина, Гөлнара Яруллина, Резидә һәм Әнвәр Кадыйровлар гирляндалар сузып, бизәп тә куйды. Менә шундый битараф булмаган, авыл өчен җан атып йөрүчеләргә «афәрин» дип кенә әйтәсе килә. Әле бит балачакны искә төшереп, чыршы янында җырлап та алганнар. Кыскасы, парк бик матур, гүзәллек белән хозурланырга, фотоларга төшәргә рәхим итегез. Ә инде бу матурлыкны булдыручыларга зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев