Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда Сабантуй гөрләде

Питрәч районының бер генә авылында да быел Сабантуй узмый дигәч, әле ярый безнең авылда оештырыла дип, сөенеп куйдым. Олы Ачасырда ел саен халык үзе теләп акча тапшыра, бүләкләрен бирә, әзерләнә, өмәләр уздырып мәйданын чаба, җыештыра. Ашаган белми, тураган белә диләрме?

Олы Ачасыр



Питрәч районының бер генә авылында да быел Сабантуй узмый дигәч, әле ярый безнең авылда оештырыла дип, сөенеп куйдым. Олы Ачасырда ел саен халык үзе теләп акча тапшыра, бүләкләрен бирә, әзерләнә, өмәләр уздырып мәйданын чаба, җыештыра. Ашаган белми, тураган белә диләрме? Мондый бәйрәмне үткәрүнең бар нечкәлекләрен, авырлыкларын тиешле дәрәҗәдә булсын дип тырышучылар гына аңлый.
Бәйрәм, чынлап та, искиткеч дәрәҗәдә оештырылган иде. Озак еллар бергә гомер итүче Асия һәм Давыт Ганиевлар, Саимә һәм Габдулла Гафиятуллиннарны котлап, күп балалы Гадиевлар гаиләсен билгеләп, махсус хәрби операция­дә катнашучы Илнур Яруллинны искә алып, ялга кайткан конт­рактчы Радик Вәкиловка рәхмәт сүзләре әйтеп, бүләкләр тапшырылды, изге теләкләр җиткерелде. «Зөбәрҗәт»ансамбле кызлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең матур чыгышлары белән шатландырды. Ә уеннар... Аларның һәммәсендә дә катнашучыларның күп булуы шатландырды. Халык актив булгач, бәйрәм дә күңелле уза бит ул. Ялындырмады авылдашларым, әле үзем дә чүлмәк ватып карадым, чак кына эләкми калды. Ватмаса ни, иң мөһиме – катнашу. Кашыкка йомырка кабып йөгерү, йон эрләү, көянтә-чиләк белән су ташу, вакытка утын кисү, бер-береңне арбага утыр­тып йөгерү, чыбыркы шартлату... Авылны яңгыраткан чыбыркы тавышы, әйтерсең лә, балачакка алып кайтты. Ни кызганыч, көтү булмагач әлеге тавыш та бик тансыкка әйләнә икән. Тәлгать абый Вәлиев белән Илшат Гариповка рәхмәт, аларга тиңнәр табылмады. Гер күтәрүче берәү генә иде. Кызлар колагына әйтүем, Бәчек авылында бик шәп, батыр егет үсеп килә. Олы Ачасыр оныгы Ринат Бикмуллин 16 килограммлы герне 80 тапкыр күтәрде. Көрәштә дә бик матур алымнар күрсәтеп, ике призлы урын яулады, афәрин!
Көрәш, көрәш инде, бил алышучылар гына бармак белән санарлык. Төп бүләк шушы Олы Ачасырда калсын дигән кагыйдәне күздә тотып, авыл егетләре һәм килгән кунаклар арасында бил алышу аерым уздырылды. Авыл егетләре арасында I урында – Камил Локманов, II урында – Ринат Бикмуллин, III урында Инсаф Яруллин калды.


Кыр батырлары – Ирек һәм Илгиз Миңнуллиннар, Илдар Гафиятуллин, шоферлар – Ринат Ганиев, Альберт Шиһабетдинов, тракторчылар – Илдар Төхбәтуллин, Рәфис Бикмуллин исемнәрен әйтми булдыра алмыйм. Читкә китми, туган нигездә төпләнеп, хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып, авылны яшәтүдә җан атып торучы бу асыл егетләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Киләчәктә дә шулай бердәм булып, авылның ямьле күл буйларында, күптән күрешмәгән сабакташлар, якташлар, балачак дуслар белән очрашулар насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев