Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында, Пионерия туган көненә багышланган матур чара узды

19 май – Пионерия туган көне.

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Хәзер инде әлеге оешма якты хатирәләре белән тарихка кереп калды.

Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.

-Пионер, комсомол, коммунист… Пионер — беренче дигән сүз. Пионерлар - билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Пионерия оешмасы яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды. Без дә бүген пионер булган вакытларны искә алып мәдәният йортында бик матур кичә оештырдык. Хис-кичерешләребезне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Катнашкан һәркемгә рәхмәт, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев