Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр мәдәният йортында өлкәннәргә бәйрәм концерты үткәргәннәр

Бу көнне Олы Ачасыр мәдәният йорты аеруча җылы, ямьле, күркәм иде. Чөнки кунакка авылның аксакаллары, акъәбиләре – өлкәннәр җыелды.

- Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, тормышыбызны ямьләп, акыллы киңәшләрен биреп яшәүче, сабыр, зирәк, изге җанлы олы яшьтәге апа-абыйларны бәйрәмнәре белән ихлас йөрәктән тәбрикләп, мәдәният йортында бәйрәм концертына чакырдык. Авылыбыздагы һәр оешма җитәкчесе өлкәннәребезгә озын-озак бәхетле гомерләр, күтәренке кәеф, балалар-оныклар куанычы теләп, бәйрәм сәламнәрен юллады. Моңлы жырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барган чара тәмле чәй табыны артында дәвам итте. Килгән һәркемгә рәхмәтлебез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшик, матур, җылы очрашулар насыйп булсын! – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Бәйрәм концертыннан видеоларны телеграм каналыбызда карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев