Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында ике башня яңартылды

«Олы Ачасырның су башнялары тузган, яңасына алыштырасы иде, юкса сусыз калачакбыз бит», – дигән борчулы фикерләрен халык еш кына авыл җыеннарында күтәрде. Бәлки үзсалым акчасын тотаргадыр, дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.

Быел узган җыенда ра­йон башлыгы Михаил Афанасьев катнашты һәм үзсалымны файдаланмыйча, район ярдәмендә ике башняны да яңартырга кирәк дигән карарын җиткерде. 
«Үзсалым акчасына урын болай да җитәрлек, без мөмкинлекләр табарга тырышырбыз», – дип, әлеге зур эшне Норлат торак-коммуналь хуҗалыгына йөкләде. 
Шөкер, бу сүзләр һавада гына эленеп, вәгъдә булып калмады.

– Авылның ике җирендә урнашкан башнялар 1975 елгы. Икесе дә сафтан чык­кан, берсе хәтта ярылган иде. Шуңа да авылның төп проблемасы гел халык җыеннарында күтәрелде. Берсе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирдә урнашканга, җирлек милке итеп рәсмиләштердек. Хәзер хезмәт күрсәтү өчен Норлат ТКХсына арендага бирдек. Сусыз калу куркынычы артта калды. Ниһаять, башняларыбыз өр-яңа. Иң әүвәл бу хыя­лыбызны тормышка ашырырга ярдәм күрсәткән район башлыгы Михаил Афанась­евка рәхмәтлебез. Аннан, шушы зур эшне сыйфатлы итеп башкарганнары өчен Норлат ТКХсы егетләренә, җитәкчесе Ленар Садриевка Аллаһның рәхмәтләре яусын. Эшләре алга таба да уңышлы барсын, – дип сөйли җирлек башлыгы Илнур Саттаров. 

Әлбәттә, әлеге күләмле эшне башкарганда төрле проблемаларга юлыгырга туры килә. Башняның берсен алыштырганда авылның яртысы өч көн сусыз утырды. Әмма халык моны аңлап, тыныч кабул итте. Эшнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркем яхшы белә.

– Олы Ачасырда өч башня урнашкан. Быел без аның икесен яңарттык. Искегә тисәң, исең китә, диләрме? Бер төрле уйлыйсың, икенче төрле килеп чыга. Зарланып әйтүем түгел, шөкер, егетләр эшне җиренә җиткереп, ерып чыкты, берсе тулысы белән эшләнде. Авыл кергәч, ферма янындагысын алыштырганда су ярты көнгә генә сүндерелде. Бу көннәрдә корылмасын сүтү, иске башнясын алып, тирә-юнен чистарту эшләре башкарыла. Һәм инде әлеге җирлеккә кергән Бишбатман авылында да башня ел ахырына кадәр алыштырылачак. Бу – быелга планлаштырылган 7 башняның соңгысы булачак. Аннан, параллель рәвештә, Норлатның Советская урамында да башня алыштыру эшләре бара. Алар шушы авылда барлыгы – 8. Монысы 40 ел эчендә шактый тузган иде. Киләсе атнада төгәлләп, кулланышка тапшырачакбыз, – дип сөйли Норлат ТКХсы җитәкчесе Ленар Садриев. 

Су – яшәү чыганагы, дип әйтергә яратабыз. Чынлап та, ярты көнгә сусыз калсак та, борчыла башлыйбыз. Шуңа да бу мәсьәлә халык тарафыннан дөрес күтәрелә. Бер елда шуның кадәр башняның яңартылуы күрелмәгән хәл. Район җитәкчелеге әлеге программаны алга таба да дәвам итәр дип өметләник. Чөнки, миңа кайчан чират җитәр икән, дип моңаеп утыручы башнялар районда күп әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев