Олы Ачасыр апаларының күңелләре җырлый да, бии дә
Чынлап та, «Зөбәрҗәт» кызлары күңелле итеп ял итә белә.
Мәдәният йорты капиталь ремонтта булу сәбәпле, чараларны төрле җирдә уздырырга мәҗбүрләр. Әле менә күптән түгел Шәйхуллиннар гаиләсендә кунакта булганнар.
-Колач җәеп каршы алучы авылдашларыбызга рәхмәтле инде без. Тәскирә апа пешергән гөбәдия, кабартма белән чәй эчтек, сыйландык. Үзебезнең яраткан җырларыбызны башкардык, онытыла барганнарын да яңарттык. Гармунчыбыз Рафаэль абый да ялындырып тормады, рәхмәт яусын. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тыныч булсын, менә шулай аралашып, күңелле итеп яшәргә язсын. Әлбәттә инде мәдәният йортының ачылуын зарыгып көтәбез. Бүгенгә эшләр гөрли, - дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев