Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өлкән яшькә җитү үзе бәхет

Өлкәннәргә карата булган хөрмәт бу көннәр белән генә чикләнергә тиеш тә түгел. Якты йөзебез, җылы сүзебез белән дә күңелләрне эретергә була бит.

Бишнә авылына килгәч, безгә мәдәният йортында үткәрелгән бик матур бәйрәм чарасында катнашырга туры килде. Өлкәнәр көненә багышланган иде ул.

Бизәлгән залда – мул табын артында инде күпне кичергән, шулай да яшәү дәртен югалтмаган апаларыбыз, әбиләребез, абыйларыбыз утыра. Мәдәният йортына, үзешчән сәнгать коллективына йөрүчеләр «Кич утыру» күренешеннән өзек тәкъдим итте. Әлеге программа смотр-конкурска әзерләнгән була. Әмма аны, пандемия булу сәбәпле, өлкәннәргә күрсәтә алмыйлар. Шунысы игътибарга лаек, биредә уйнаучы кызларның күбесе инде олы яшьтә. Һәм алар яшьләрне дә уздыра әле! Бертуган Шәйхетдиновларны гына алыйк: Мәгъсүм абый өздереп җырлый, Вәсилә, Рәзинә, Гөлия бии дә, җор теле белән җанландырып, үзләренә генә каратып тора беләләр. Ә гармунда өздереп уйнаучы Зөфәр абый Билалов һәр бәйрәмнең күрке. Без бишнәлеләрнең чын артистларча уйнауларына сокланып кайттык. Чөнки алар күңелләре белән һәрвакытта да унсигездә, тормышны яратып, уфтанмыйча, һәр көнгә шөкер итеп яши белә.

Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин да бәйрәм белән котлап, олы буын вәкилләренең авылның тоткасы булуын белдерде. Ә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров һәр чарада актив булган үзешчән сәнгать артистларына зур рәхмәтен җиткерде. Алга таба бәйрәмне мәктәп укучылары чыгышы ямьләндерде. Тәмле сый-нигъмәт белән сыйланып, аралашып, вакытның узганы сизелмәде дә. Тизрәк бу зәхмәт авыру бетеп, мәдәният йортларында ешрак күрешеп, аралашып яшәргә насыйп булсын иде, дигән теләк белән, таралыштылар. Бер-берең белән күрешү, хәл белешү өлкән буын кешеләренә аеруча тансык бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев