Өлкәннәр декадасы уңаеннан 1октябрь көнне Бишнә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре җыелды
Өлкәннәрне бәйрәм белән авыл башлыгы Фәтхуллин Илгиз тәбрикләде.
Бәйрәмне Мәүлид аена багышлап, Нургали хәзрәт Коръәннән сурәләр укыды, ил-көннәр тыныч булсын, дип догалар кылдык. Өлкәннәребез бәйрәм концертын карадылар. «Җидегән чишмә», «Күбәләк», «Сарман» көйләренә гармунга кушылып җырлап алдылар. Әле дә ярый алар бар, безгә киңәшләрен, уй-фикерләрен әйтеп торырга. Балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын аларга
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев