Яшел Үзән

Ныклы тылың булмаса –тормыш сынауларын җиңеп булмый

«Ныклы тылың булмаса – эшләп тә, матур яшәп тә, тормыш сынауларын да җиңеп булмый.

  • Мин ул яктан бәхетле, ышанычлы тормыш иптәшем-хатыным һәм балаларым өчен Аллаһка шөкер итәм. Гаилә – иң зур байлык!» - диде 20 ел Бишнә авыл җирлеге башлыгы булып торган Вилгүс Закиров.
    Гомере буе җаваплы урыннарда эшләгән кеше әйткән сүзләргә ышанмау мөмкин түгел. Чөнки, башлыкларның өйләренә берничә сәгатькә баш төртергә генә кайтканнарын һәркем аңлый торгандыр. Ә бит «калхуз» хезмәтеннән башка әле гаилә, йорт та бар. Менә шунда сынала инде җитәкчеләрнең пар канатларының ныклыгы. Ә бит хатыннан бик күп нәрсә тора: өй, балалар гына түгел, хәтта иренең эшендәге уңышлары да.
    Вилгүс абый ул яктан бәхетле. Үзенә тиң ярын ул 5нче сыйныфта укыганда ук очрата. Күлбаш кызы Һиндия белән алар бер парта артында утыра.
    – 8нче сыйныфта укыганда мәктәптән велосипед белән озата идем үзен, – дип искә ала яшьлеген Вилгүс абый. – Мин 9 яшьтән күзлек кидем, кызлар «профессор» дип үрти иделәр, Һиндия ул вакытта да үзенең күркәм холкы белән аерылып торды. Авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлап, кулыма диплом алгач, өйләнештек. Икебез бер сүздә булып, матур яшәдек. Бер кыз ике егет тәрбияләп үстердек. Гаиләм минем бар яктан да терәгем булды. Үзем өйгә йокларга гына кайта идем, дисәң дә була, эшем шундый иде, аңлыйсыздыр. Өй мәшәкатьләре икенче планда, иң мөһиме – җирлек мәсьәләләре бит. Казаннан, районнан җитәкчелек таңгы дүрттә дә килеп төшкән вакытлар аз булмады, киңәшмәләрдән төн уртасында кайтып җитә идек. Кайчан гына кайтып керсәм дә өйдә тәртип, өстәлдә җылы ризык торды. Шундый булганы өчен Һиндиямә бик рәхмәтлемен. Балаларыбыз да кечкенәдән үк кул арасына кереп, эшләп үстеләр.
    Вилгүс абый 9 балалы, Һиндия апа 11 балалы гаиләдән.
    – Әнинең ире сугыштан кайтмаган, балалары булмаган. Аннары ул, кечкенәсе 10 айлык, зурысы 10 яшьлек биш бала белән тол калган әтигә кияүгә чыккан. Мин аларның уртак беренче балалары, – дип сөйли Һиндия апа. – Бик тату үстек, «үги әни» дигән сүз булмады. Соңгы көненә кадәр «әни» дип өзелеп тордылар. Әти чын, туры кеше булды, гаиләсе өчен үлеп торды. Беркемнән курыкмады, маңгаеңа чәпәп әйтә иде.
    Сигез ел авыл советында секретарь, аннары гомере буе «Соцстрах»та эшләгән Һиндия апаның сабырлыгы, киң күңеллеге, ире һәм балалары өчен яшәве сизелеп тора. Шуңадыр, алты оныклары да дәү әни, дәү әти йортына кайтырга бик яраталар. Бер уллары төп нигездә калыр дип уйлаганнар, киленнәре дә авылныкы, әмма килеп чыкмаган. Колхоз-совхозлар беткәч, эш булмагач, җыенып алар да калага чыгып киткән. Нишлисең, кешечә яшисе килә һәркемнең, ә эш булмагач... үзегез беләсез.
    – Мин Бишнәдә башлык булып эшли башлаганда бик авыр 90нчы еллар туры килде. Колхозлар таралды, халык кая барырга белми, эш юк, кешеләр аптырашта. Юк итәсе җиңел бит ул, ә менә яңа төрле хуҗалык төзисе күпкә катлаулы, – дип искә ала Вилгүс Закиров. – Лаеклы ялга чыккач та, кем килеп, «син теге вакытта фәлән иткән идең» кебек сүзләр белән ризасызлыгын белдерер икән дип, ике ел көттем. Рәхмәттән башканы әйтмәделәр. Димәк, дөрес эшләнгән, дөрес яшәлгән. Артка борылып караганда, шуңардан да кыйммәте юк.
    Вилгүс абый диндә. 58 яшемдә мәчеткә йөри башладым, намазга басканыма ун еллап, ди. Бишнәдә балкып торган мәһабәт мәчетне төзүдә, нигезеннән башлап, аның өлеше зур. «Бишнә» совхозы рәисе Николай Петров белән барып, ул вакыттагы төзелеш оешмасы җитәкчесе Анна Тимуршинага (хохлатка) мөрәҗәгать иткәннәр – мәчеткә материаллар юнәткәннәр. Җылылыкны Зеленодольск монтаж идарәсе керткән. Зур тырышлык лар белән, шулай итеп, «тирә-юньдә бер дигән» мәчет манарасыннан азан яңгырый башлаган. «Николай Григорьевич белән Анна Николаевна икесе дә христиан динендә булсалар да, безгә мәчетне салдылар. Хәзер аларга да мәчеттә дога кылабыз», –ди Вилгүс абый.
    – Аллаһка бөтен күңел белән ышанып яшим, – ди әңгәмәдәшебез. – Бер Раббыбызга һәм хатынымның җилкәсенә таянып биш операция кичердем. Яшь чагында каты салкын тидерү барлык органнарга да кагылган, нәтиҗәдә шуның кадәр хирург пычагы астына керергә язды.
  • Башымнан кичкәннәрне Аллаһның рәхмәте һәм гаиләмнең ярдәме белән генә җиңеп чыкканмындыр дип саныйм. Закировларга алдагы көннәрдә дә пар канатлы булып, оныклар, балалар ихтирамын һәм яратуын тоеп, җылы гаиләдә яшәргә язсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: