Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта Сабантуй гөрләде

Узган ялларда авылларда, шәһәрдә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде. Социаль челтәрләребездә алдан хәбәр иткәнчә, «Яшел Үзән» журналистлары Норлат авылына кайтты. Иртәдән көн болытлы, яңгырлы булуга карамастан, мәйданда халык артканнан-арта гына барды. Урыны да матур, ике як тау битенә утырып, халык уртада урнашкан сәхнәдән артистлар чыгышын, мәйданда төрле уеннар барганын күзәтте.

Узган ялларда авылларда, шәһәрдә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләде. Социаль челтәрләребездә алдан хәбәр иткәнчә, «Яшел Үзән» журналистлары Норлат авылына кайтты. Иртәдән көн болытлы, яңгырлы булуга карамастан, мәйданда халык артканнан-арта гына барды.
Урыны да матур, ике як тау битенә утырып, халык уртада урнашкан сәхнәдән артистлар чыгышын, мәйданда төрле уеннар барганын күзәтте.
Сабантуй элек-электән ат чабышы белән башланып китә иде. Авылларда атлар юк диярлек, шуңа да заманчарак сулыш кертеп, мотоблок ярышы уздырдылар. Тимер атта 4 егет көч сынаш­ты, Күгәй авылы егете Рәмзис Заһидуллин иң өлгере булып чык­ты. Аңа «Норлат ТКХ»сы әзерләгән бензопила тапшырылды.
Норлатлыларны, кайткан кунак­ларны район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады.


– Хөрмәтле норлатлылар, дуслар, кунаклар, барыгызны да халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән чын күңелемнән котлыйм, – дип сүзен башлады Михаил Афанасьев. – Норлат авылында Сабантуй бәйрәме ел да үзенчәлекле уза, чөнки биредә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне халыкка җиткерергә тырышалар. Норлатлылар бердәм, дус халык. Шушы бәйрәмгә дә ныклап әзерләнгәннәр. Зур рәхмәтләремне иҗат коллективларына җиткерәм, зур көч куеп эшләгәнегез күренеп тора. Шуны да әйтеп китим: районыбызда бердән-бер татар телендә чыга торган газетабыз журналистлары биредә подпис­ка оештырды, мин язылдым, дуслар, сез дә язылыгыз!


Чараны «Идел аръягы үзәкләш­терелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин белән Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина алып барды. Ләкин бер генә чараны да Шәүкәт Миңнуллиннан башка узуын күз алдына китереп булмый. Җыр дисәң җырлый, уеннарны да күңелле итеп нәкъ менә ул алып бара. Җырга килгәндә, Сабантуй мәйданы сәхнәсен үзешчән артистлар: Хөршидә Гайнуллина, Айнур Нурмиев, Шәүкәт Миңнуллин, биюче егетләр, кызлар кыздырды. Сабантуйда норлатлылар өчен Татарстан Республикасының халык артисты ИлСаф чыгышы чыннан да искиткеч бүләк булды.

 

  •  

Мәйдан умарта оясын хәтерләтә, ел буе арып-талып күңел ачарга, ял итәргә җыелган халыкны, күктә йөзгән кара болытлар да, җил, яңгыр да куркытмый, алар рәхәтләнеп мизгелгә генә булса да барлык мәшәкатьләрдән арынып, рәхәтләнеп ял итә. Мәйданның бер ягына сәүдә нокталары тезелсә, икенче ягында борыннарны кытыклап тәмле шашлык кыза. Мәйдан уртасында төрле уеннар бара, берәүләр чүлмәк ватса, икенчеләр аркан тарта.


– Сабантуй – ул кырда чәчү тәмамлангач була торган борынгы бәйрәм. Барчагызны да котлыйм. Гел шулай бердәм булганда без барысын да булдырачакбыз. Безнең тынычлыгыбыз өчен үз гомерләрен кызганмый, махсус хәрби операциядә булган егетләребез алдында да баш иябез. Аларның тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез, – дип матур сүзләрен җиткерде Норлат авылы башлыгы Илдус Саттаров.


Кыр батырларын сәхнә түрендә башлыгыбыз Михаил Афанасьев котлады (рәсемдә). Авыр хезмәтләрендә тагын да яңа үрләр яуларга, алга таба да сынатмыйча гел алга барырга дигән теләкләр яңгырады.
Норлат Сабан туе мәйданында, шулай ук, «Яшел Үзән» газетасына язылырга да мөмкинлек булды. Биредә безнең почта хезмәткәре Венера Хәйбуллина эшләде. Язылучылар арасында лоторея да уйнатылды. Ике куянның койрыгын бергә тотып, бүләк отучыларны котлыйбыз.
Сабантуйның барчабыз да иң зарыгып көтеп алган мизгеле – милли көрәш. Ни дисәң дә, электән килеп, 21нче гасырда да үзенең мәгъ­нәсен югалтмаган татар көрәше белән горурлана алабыз. Тирә-яктан бар халыкны җыя торган Сабан туе бәйрәмендә милли көрәшебез төп игътибарны үзенә җәлеп итә. Чөнки берсеннән-берсе көчле батырларга, искитмәле көрәш алымнарына сокланмый мөмкин түгел.

Норлат Сабан туе батыры – 2024 исеменә кемнәр лаек булды соң?


14 яшькәчә көрәшүчеләр арасында I урында Яшел Үзән егете – Аяз Вәлиуллин; 17 яшькәчә егетләр арасында Норлаттан – Раил Насыйбуллин; абсолют батыр Күгәй авылыннан – Рәмзис Заһидуллин; II урында Олы Ачасырдан – Камил Локманов; III урында Норлаттан –Раил Насыйбуллин.
Барлык егетләрне дә чын күңелдән котлыйбыз. Киләсе Сабантуйларда да шулай сынатмыйча, зур үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз.
Сүземне тәмамлап, барлык оештыручыларга, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаровка һәм «Норлат ТКХ МПП» МУП директоры Ленар Садриевка безне җылы каршы алганнары өчен зур рәхмәт. Киләсе Сабантуйларны да исән-сау, тыныч күк йөзе астында каршыларга насыйп булса иде.

Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖНЫ карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев