Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта почта, Ходяшта - ФАП

Яшел Үзән районы авыл җирлекләрендә «Халык программасы» буенча социаль объектлар төзелә.

Аларның төзелеш барышы белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та танышты. Тиздән Норлат халкы яңартылган почтага йөри башлаячак, ә Олы Ходяшта ФАП ачылачак.

Ике объект та тәмамлану стадиясендә һәм август азагында ук җирле халык өчен үз ишекләрен ачачак. Эчке төзекләндерү эшләре башкарылган, тиздән җиһазлар урнаштырылачак һәм керү юллары буенча эшләр тәмамланачак.

- Һәр объект социаль әһәмияткә ия һәм мөһим, килүчеләргә уңайлы булсын өчен заманча таләпләргә туры китереп төзелгән. Барлык теләкләрне дә тыңладык, алар һичшиксез үтәләчәк, - диде Илдар Гыйльметдинов.

«Бердәм Россия» партиясенең халык программасы түбәндәге юнәлешләрдә тормышка ашырыла: социаль ярдәм, медицина, ТКХ, мәгариф һәм фән, транспорт һәм мәдәният. Программа ярдәмендә гражданнардан 2,5 миллион тәкъдим җыелган, 2 меңнән артык объект төзелгән, 70 меңгә якын йорт газлаштырылган.

Бу хакта район Советы матбугат хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев