Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта матур чара узды

14 майда, Норлат мәктәбен тәмамлаган укучыларның ярдәме белән, пионерия ошмасының 100 еллыгына багышланга Муса Җәлил исемендәге галерея тантаналы шартларда ачылды.

Чарага балалар хәрәкәте ветераннары, мәктәпнең мактаулы пионерлары чакырылган иде. Кунакларны мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Сәлахиева, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина сәламләде.

Программаның икенче өлеше актлар залында үткәрелде. Чаралар программасы "Салют, пионерия" мәктәп агитбригадасы тарафыннан ачылды. Балалар хәрәкәте ветераннары, яраткан укытучы-ветераннар - Фәния Нуруллина, Гөлгенә Сайранова балачак, пионер яшьлеге, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, хатирәләрне яңартты.

Программа барышында пионер җырлары "Гайдар шагает впереди", "Весёлый ветер", "Маленький барабанщик" яңгырады. Чараның кульминациясендә иң яраткан пионерлар гимны "Взвейтесь кострами" башкарылды. Һәркем өчен истәлекле чара булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев