Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта Хәтер көне

22 июнь - Хәтер һәм матәм көне. Норлат авылы уртасындагы сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янына авылдашлар җыелды.

Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән, кемнеңдер абыйсы, әтисе, баласы яу кырында мәңгегә башын салган. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина да үз чыгышларын әлеге батыр якташларыбызны искә алудан башлап җибәрде. Хәтер көнендә авылыбызның мөхтәрәм кешесе, Илгиз хәзрәтнең чыгышы, сугыш кырларында һәлак булып, каберләре дә билгесез булган авылдашларыбыз рухына догалар укып, искә алуы бик урынлы булды. Бу көн хәтер көне генә түгел, рәхмәт көне дә, әлеге матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без аларга бурычлы, шуңа да кайтмый калганнарны искә алып, хәтеребездә тотыйк, диде ул.

Роза Илдус кызы кыскача гына булса да, сугыш ветераннары, тылда хезмәт куйган, ир-атлар сугышка киткәч тимер ат, тракторга утырып уңыш җыйган хатын-кызларны, 41нче ел балаларын, сугыш ятимнәре күргән михнәтләр, авыр тормыш, ачлык, ялангачлык турында искә алып үтте. Әтисе сугышка киткәч туып калган Шамил Сираҗетдиновның, әти, дияргә тилмереп үстем, әтиләре җитәкләп барган балаларга кызыгып кала идем, диеп, сөйләгәне күңелебезгә тиде. Аның да әтисе сугышта һәлак булган.

Хәтер көнендә яңгыраган моңсу гына җырлар да, аларны Фирдинә Азизова белән Рәмзия Шәйдуллина башкарды, Лилия Сибгатуллина сөйләгән М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре дә йөрәкләрне кабат тетрәндерде. Хәтер көне һәйкәл янына кызыл канәфер чәчәкләре салынып, "Хәтер шәме" уты яндырып авылдашларыбызны искә алып тәмамланды. Беркемгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев