Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта бүләкләр җыю йоласы

Сабантуй җитәсен белгертеп, егет-кызларның сөлге-яулык җыеп йөреп, бәйрәмгә чакыруларын ел да көтеп алабыз. Шулай булмый, бу бит безнең татар халкының ерак гасырлардан килә торган йолаларының берсе санала.

Норлат мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләрнең, түгәрәккә йөрүче балалар белән, бу әле яшь буынга милли гореф-гадәт, йолаларыбызны өйрәтү дә булып тора, шулай бергәләшеп Сабан туена бүләк җыеп йөрүләре бик күркәм күренеш. Авыл зур булгач, әле шактый урамнарга җитешмәгәннәр. Барысы да быел Сабантуен бик сагынганнармы, бүләкләрен бик теләп бирә авылдашлар, диләр. Әле балалар кулындагы чиләкләргә йомыркалар да шактый җыелган. Сөлге җыючыларның республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының милли киемнәреннән булуы, дус һәм татулык билгесе, бәйрәм күңелле узсын инде!

Розалия Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев