Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы Бәчек һәм Урысбага авылларының халкына рәхмәт җиткерә

Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы Бәчек һәм Урысбага авылларының мәрхәмәтле халкына, җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинга фронтка җибәрү өчен тапшырылган гуманитар ярдәм өчен ихлас рәхмәтен җиткерә.

Бу юлы егетләребезгә сыер итеннән әзерләнгән тушенка, газ баллончыклары, шешәгә тутырылган эчәргә яраклы су, кирәкле дарулар, шулай ук пауэрбанклар һәм тукыма сатып алу өчен 15 мең сум акча тапшырылды.

Иң мөһиме – бу ярдәм бер тапкырлык кына түгел. Әлеге авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ай саен даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Бу – битараф булмаган, киң күңелле кешеләрнең Ватанны саклаучыларга булган ихтирамы һәм теләктәшлеге.

Изге күңелегез, шәфкатьлелегегез һәм юмартлыгыгыз өчен һәркайсыгызга зур рәхмәт! Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, илләребез тынычланып, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын!

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев