Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат урта белем бирү мәктәбендә "Әбиемнең серле сандыгы" исемле бик матур милли бәйрәм булды

Аны 5 сыйныф укучылары авылыбызның "Ак калфак " хатын- кызлар оешмасы белән берлектә әзерләгән иде.

Балаларның дәү әниләре дә катнашты.
Бу бәйрәм алдыннан укучылар "Әбием сандыгы серләре", "Дәү әнием- алтын кеше" темасына узләренең проект эшләр яздылар, милли биюләр, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.

Әбиләребез оныкларына татар халкының киемнәре турында сөйләделәр, мөнәҗәтләр башкардылар, уеннарда катнаштылар. Авылыбызның китапханә мөдире Садикова А.Р. үзенең гаиләсенең шәҗәрәсе белән таныштырды.
Бәйрәмгә халкыбызның дәртле биюләре, җырлары, уеннары ямь һәм шатлык өстәде.

Соңыннан барлык катнашучылар үзләре әзерләп килгән татар халык ашлары белән сыйландылар, тәмле итеп чәй эчтеләр. Чараны уздыручы укытучылар: Ягудина Р.И., Гыймадиева Д.М. , булышучылар; оештыручы- педагог Миннегазиева Э.А., китапханәче Ниязова А.В.
Килгән кунакларга, барлык катнашучыларга, бәйрәмне уздырырга булышучыларга бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев