Норлат мәдәният йорты янында бүген аеруча җанлылык
Әйе, биредә сайлау участогы урнашкан, сүз дә юк, халык гражданлык бурычын үтәргә – Россия Президентын сайлау өчен тавыш бирергә килә.
Менә шундый җитди чарага күңеллелек өстәп, монда бүген Кышны озату бәйрәме гөрли. Кешеләр сайлауга килә һәм җырлы-биюле, уенлы һәм сыйлы чарага эләгә. Көн дә бик матур, шуңа мәдәният йорты ишегалдында тавыш бирүче зурлар гына түгел, яшьләр, бала-чагалар да мәш килә.
Чын мәгънәсендә бәйрәм бүген Норлатта!
#выборы2024
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев