Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат халык театры исемен лаеклы дәвам итүчеләр 

Норлат мәдәният йортында күптән көтелгән вакыйга, шулай әйтсәк дөресрәк булыр, драматург Туфан ага Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» исемле пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. 

Спектакльне сәхнәгә, әле күптән түгел генә эшли башлаган яшь режиссер Инзилә Галиуллина әзерләде. Күптән инде авыл халкының шулай бердәм булып мәдәният йортына агылуын күрмәгән идек. Әллә үзебезнекеләр куячак спектакльне нәрсә майтарырлар икән диеп, кызыксыныпмы, әллә инде Туфан аганың уйландыра, көлдерә, шул ук вакытта моңсу хәтирәләр уята торган пьесасын ТНВ каналларыннан күреп, чагыштырыр өченме, зал тамашачылар белән тулы, диярлек иде. Режиссер буларак Инзилә Галиуллина рольләрне бик белеп, үзешчән артистларның холык-фигылен, эчке кичерешләрен дә тоемлап, сайлап биргән. Кайсын гына алсаң да, шул кадәр килештереп, табигый уйнадылар, дөресерәге, үз образлары белән «яшәделәр». 
Иң беренче тамашачыны җәлеп иткәне, ул – сәх нә би зәлеше, бухгалтерия бүл мәсе. Эчтәлеген сөй ләр  гә җыенмыйм, аны күпләре гезнең тамаша кылганы бар инде, шунысын гына әйтәм, алты хисапчы кыз янында бердәнбер ир-ат Рәхмәтулла Хөрмәтуллович эшли, аны авылыбызның танылган сәхнә остасы Альберт Гатауллин уйнады. Альберт турында гел язып торабыз, ул халык артисты инде безнең, бүген дә шулкадәр оста, юмор белән, кирәк урында җитди дә итеп, җиренә җиткереп башкарды үз ролен. Хатын-кызлар коллективы булгач, хисапчы кыз-ханымнарның үз язмышы, үз тормышы. Өйдәге хәлләрне сөйләп, эчендәге серләрен бушатыр өчен, тыңлаучы, юатучы да кирәк бит. Рәхмәтулла быйлары барысына җылы һәм мактау сүзләрен табып, яхшыга өметләрен уятучы да. Туфан ага телебезне саклау чы көрәшче булганлыктан, пьесаларында да әлеге тема күтәрелмичә калмаган. Хисапчы Нина Васильевна, аны Норлат мәктәбенең оештыру эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Сәлахиева бик оста уйнады, аның шактый рольләр башкарганы бар, әлегесендә яртылаш русча сөйләшсә дә, мин татарча беләм бит диеп, татарча да сөйләшә башлады. Гөлчирә ролендә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина, җиңелерәк холыклы, чая, үзен иркен тотучы хатын булып уйнады. Өздереп җырлап алуы да роленә килешеп тора. «Яшь йөрәкләр» төр ке менең актив хатын-кызлары Әлфия Бикхуҗина (Фаягөл) белән Халидә Җиһан шинаның (Хәдичә) сәхнәдә уйнаулары бик табигый килеп чыкты, «артистланмый» гына, үзләре булып яшәделәр. Яшьләргә кил сәк, Инзилә Галиуллина (Рузалия), Ильфира Гарифуллина (Нурзадә Мөбәрәковна) сәхнә осталарыннан калышмады, сәхнә матурлык ярата бит ул, буй-сыннары, килешле киемнәре белән үк үзләренә тартып тордылар. Спектакльнең уңышлы куелышында, үзенең репертуар сайлауда, видео, ки ңәшләре белән ярдәм иткән авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллинның да өлеше зур. Музыкаль бизәлеш өчен җаваплы Гөлчәчәк Шакирова ның пәрдә алышын ганда җыр бүләк итүе дә күңелләргә хуш килде. Премье ра булгач, «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Наил Харунов та үзешчән артистларны котлап, теләкләрен җиткереп, чәчәкләр бүләк итте. Авылыбызның «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина да премьера белән котлап, төп рольне башкарган Альберт Гатауллинны туган көне белән тәбрикләп, бүләген тапшырды. Сүземне тәмамлап, афәрин, диясе генә кала, «Норлат халык теат ры» дигән исемне лаеклы итеп дәвам итәргә язсын сезгә! 
Озын сүзнең кыскасы, әле тирә-күрше авыллар да күрер бу спектакльне, бармыйча калмагыз, үкенмәссез! 
Розалия Ибраһимова. 
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев