Норлат авылындагы «Халык фронты» штабы бал кортлары кебек һәрвакыт хезмәттә
Читтә калу мөмкинме соң?
Илебездә махсус хәрби операция башлангач, халыкның ни дәрәҗәдә бердәм, ярдәмчел булуы ачык күренде.
Норлат авылындагы «Халык фронты» штабын гына алыйк. Күпме вакыттан бирле бер туктамый, бал кортлары кебек, хәрәкәттә, хезмәттә алар. Авылның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары лаеклы ялда булучыларны, мәктәп, хастаханә, мәдәният йорты коллективларын, тирә-юнь авылларда яшәүче волонтерларны, гомумән, битараф булмаучыларны үзенә туплады һәм аларның хезмәте, ярдәме бәяләп бетергесез. Республикада гына түгел, ә илебездә үрнәк итеп күрсәтерлек. Районның мәдәният йортлары да бу игелекле гамәлгә теләп кушылды. Гуманитар ярдәм туплаудан тыш, авылның уңган ханымнары токмач кисә. Ә Олы Шырданда туып-үскән, Яшел Үзәндә яшәүче Гөлсинә ханым Гыймадиева (рәсемдә) бик тәмле чәк-чәкләр әзерләгән.
– Шушындый авыр вакытта мин читтә кала алмыйм. Үземнән дә ниндидер өлеш кертәсем килә, җиңүне якынайтуга файдам тисен иде дим. Хәрби хезмәттә булучы, безне яклаучы егетләребезгә күчтәнәч итеп чәк-чәкләр әзерләдем. Аллаһ Тәгалә ярдәме белән тизрәк якыннары янына, өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар, – дип теләкләрен җиткерә Гөлсинә Гыймадиева.
Кул хезмәтен генә түгел, ә йөрәк, күңел җылысын да кушып әзерләгән ризыклар хәрбиләребезнең, азга гына булса да, хәлләрен җиңеләйтеп, туган як сәламнәрен җиткерсен иде. Битараф булмаган якташларыбызга чиксез рәхмәтлебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев